Газетага язылу

Үзәк банк Россиядә еллык инфляция акрынаюын хәбәр итте

Россиядә еллык инфляция акрыная. Бу хакта РФ Үзәк банкының тикшеренүләр һәм фаразлау департаменты әзерләгән «Трендлар нәрсә турында сөйли» бюллетененнән билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

Регулятор аналитиклары бәяләвенчә, җыемнар, салымнар һәм торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту кебек инфляцияне тизәйтүче факторларны исәпкә алганда да, инфляция акрынаю дәвам итә. Шул ук вакытта бәяләрне арттыручы тотрыклы компонентлар югары булып кала.

«Еллык инфляцияне 4 процентка кадәр акрынайту өчен бәяләрне арттыручы тотрыклы компонентлар тулысынча акрынаерлык һәм инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе кимерлек вакыт дәвамында кырыс акча-кредит сәясәтен сакларга кирәк булачак», – диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре