Үзәк банк хезмәткәрләрен кыскарта һәм хезмәт хакын киметә

Россия Банкы үз штатыннан мең кешене эшеннән җибәрү һәм хезмәт хакын киметү турында карар кабул иткән. 2020 елдан – пандемия башланганнан бирле шундый зур үзгәрешләр булмаган әле, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.

Басма мәгълүматларына караганда, Үзәк банк үз хезмәткәрләренә чираттагы ялга киткәндә бирелә торган ике айлык оклад күләмендәге матди ярдәмне бетергән инде. Быел май аена кадәр Банкның үзәк аппаратында, шул исәптән төбәкләрдәге бүлекләрендә, мең хезмәткәрне кыскарту планлаштырылган. Сәбәбе – цифрлашу нәтиҗәсендә күп кенә банк операцияләренең юкка чыгуы.

Үзәк банкта соңгы тапкыр 2020 елда киң колачлы үзгәрешләр булган. Шул ук вакытта пандемия сәбәпле кайбер үзгәрешләр кичектерелгән. Әмма ул вакытта хезмәткәрләр кыскартылмаган (барлыгы 49 400 кеше эшләгән). 2021 елда штат 300 кешегә кимегән.

Яз көне – хезмәткәрләрне кыскартуның беренче дулкыны, көзен – икенче дулкыны көйтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре