Бүген - Бердәм тавыш бирү көнендә Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлыйлар. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев сайлау участокларындагы вазгыять һәм беренче нәтиҗәләр белән таныштырды.
- Бүгенге Бердәм тавыш бирү көне бөтен Россия күләмендә уздырыла. Татарстанда исә 36 райондагы муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлыйбыз. Барлык сайлау участоклары да 7:00 сәгатьтә эшли башлады. Әлегә кадәр гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, - дип сөйләде ул журналистларга.
Кондратьев сүзләренә караганда, 161 мандатка 541 кандидат дәгъва кыла, ягъни көндәшлек шактый көчле.
- Бер урынга өч кеше туры килә. Муниципаль сайлаулар өчен бу - шактый яхшы көндәшлек. Өстәмә сайлауда биш партиядә дә катнаша. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең саны - 142, - дип сөйләде ул.
Сайлаучыларга килгәндә, алдан тавыш бирүчеләр саны - 759 кеше. Гомумән алганда, өстәмә сайлауларда 71381 кеше тавыш бирү мөмкинлегенә ия. "Бу сайлаучыларның гомуми санының якынча 2,5 проценты дигән сүз", - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
ГАС «Выборы» системасы мәгълүматларына караганда, сәгать иртәнге 10га Татарстанда сайлаучыларның 10,44%ы тавыш биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез