Татарстанда Россия Президентын сайлау дәвам итә. Көндезге 15.00 сәгатьләргә караган мәгълүматлар буенча, республикада барлык сайлаучыларның 23,24 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сайлауга килүчеләр кичке сәгатьләрдә күбрәк булачак.
 Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүчеләргә үз участокларын ничек табып буласын да искә төшерде.
 Иң элек моны «Госуслуги» порталы аша белергә була. Шулай ук комиссиянең сайтыннан да кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау комиссиясенең электрон хезмәтләренә бихисап киберһөҗүмнәр бара. Әмма аңа каршы торалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез