Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны республика рәисе вазыйфасына тәкъдим ителгән (“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан) беренче кандидат буларак теркәгән.
Комиссия, Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат сыйфатында, республика башлыгын хуплау йөзеннән муниципаль берәмлекләрдә җыелган барлык 403 депутат имзасының чын булуын таныган.
“Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат буларак теркәргә һәм теркәлгән кандидатка билгеләнгән үрнәктәге теркәлү таныклыгы бирергә тәкъдим ителә”, – дигән Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.
Комиссия әгъзалары тәкъдимне бертавыштан хурлаган.
Шулай ук утырышта документлар тапшырган башка кандидатларны теркәү мөмкинлеге дә каралачак.
Татарстанда 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә республика Рәисен, 7,5 меңнән артыграк муниципаль депутат сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак. Татарстан Рәисен сайлауга теркәлү өчен Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия”), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (“Российская партия пенсионеров за социальную справедливость”) һәм Хафиз Миргалимов (КПФР) республика Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез