14 сентябрьдә узачак Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирүчеләрнең барлык хокуклары да үтәлергә тиеш. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә үткән чарада әйттеләр.
– Татарстанда барлык сайлау участокларының 94 проценты бинаның беренче катында урнашкан. 2014 елдан бирле беренче каттан югарырак урнашкан сайлау участоклары саны 2,5 тапкыр кимеде, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, бу – «архитектурага бәйле нечкәлек» кенә түгел, ә кеше хокукларын үтәү мәсьәләсе дә. Ул беренче каттан өстәрәк урнашкан сайлау участоклары саны тотрыклы кимүен уңай бәяләде. Шулай ук, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең барлык төркем сайлаучыларның да хокукларын тәэмин итүдәге тырышлыгын билгеләп үтте. Быел узачак сайлауда 1240 сайлау участогы инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучыларга тавыш бирү өчен махсус кабиналар белән җиһазландырылачак. Шулай ук, һәр сайлау участогына Брайль шрифты ярдәмендә әзерләнгән трафаретлар да урнаштырачаклар. Моннан тыш, зур шрифт белән татар һәм рус телләрендә әзерләнгән мәгълүмати материаллар булачак.
– Әгәр кеше хөкем ителмәгән һәм сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән икән, ул сайлауда катнашырга тулы хокукка ия. Бу хокук тулысынча тәэмин ителергә тиеш, – диде Сәрия Сабурская.
Алдагы еллардагы кебек үк, быел узачак сайлауда да УФСИН белән берлектә тикшерү изоляторларында вакытлыча сайлау пунктлары эшләячәк.
Андрей Кондратьев искәрткәнчә, 11 июль көнне республикада сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән кандидатлардан документлар кабул итү эше төгәлләнде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә дүрт кандидат документлар тапшырды:
– Руслан Йосыпов – ЛДПР;
– Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Росия»;
– Хафиз Миргалимов – КПРФ;
– Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе».
Киләсе адым – теркәлү. 30 июльгә кадәр кандидатлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә кимендә 384 депутаттан, шул исәптән район һәм округ депутатларыннан кимендә 96 имза тапшырырга тиеш.
Татарстанда муниципаль сайлауда 3437 кандидат катнашу теләген белдергән. «Бердәм Россия» партиясеннән – 1,9 меңнән артык, үзен-үзе тәкъдим итүчеләр – 1 мең тирәсе, «Гадел Россия» партиясеннән – 150, «Новые люди» партиясеннән – 124, ЛДПР партиясеннән – 76, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән – 51, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»ннән – 4, «Коммунисты России» һәм «Яблоко» партияләреннән берәр кандидат күрсәтелде», – диде Андрей Кондратьев.
Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар муниципаль сайлауда теркәлү өчен документларны 4 августка кадәр тапшырырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез