Кичә – 22 июльдә Тәтеш районында Сайлаучы көне кысасында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең күчмә чаралары башланды. Бу сәфәрләр, Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне тикшерү белән беррәттән, сайлауны оештыручылар белән халык арасында очрашу мәйданчыгына да әйләнергә тиеш.
Тәтеш – Сайлау көнен уздырган беренче район әле. Якын араларда Лаеш һәм Питрәч районнарында шундый ук чаралар үткәреләчәк.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендә эш төркеме 2593нче сайлау участогында булды. Сайлаучыларга тудырылган шартларга аерым игътибар бирелде: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар, махсус кабиналар тикшерелде.
“Сайлаучы көнен уздыру бик әйбәт тәҗрибәгә әйләнде. Безгә ул кәгазь буенча гына түгел, бәлки урынга барып теге яки бу районның һәм торак пунктның тавыш бирүгә ни дәрәҗәдә әзер булуын аңлау, участок комиссияләренең ни дәрәҗәдә ышанычлы төстә эшләүләрен, логистика, халыкка кирәкле мәгълүмат ирештерүнең ничек оештырылуын күрү мөмкинлеге бирә. Мондый күчмә чараларны республикада иң мөһим сайлау – Татарстан Рәисен сайлау алдыннан уздырабыз”. – дип билгеләп үтте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тәтешкә сәфәр кысасында дүрт район – Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнары участок комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары өчен районара семинар уздырылды. Очрашуда тавыш бирүне оештыручыларны профессиональ әзерләү, тавыш бирү көннәрендә берлектә эшләүнең эзлеклелеге мәсьәләләре каралды.
Моннан тыш Тәтештә Үзәк сайлау комиссиясенең күчмә, 98нче утырышы узды. Анда, аерым алганда, Казанда, Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә “ИнформУИК” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды. Түбән Камада һәм Бөгелмәдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирүдә катнашу формалары турында сөйләү өчен халык арасында популяр булган парк-скверларга чыгачак. “ИнформУИК” 1 августта, Бердәм тавыш бирү көненә 1,5 ай кала башланачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 14 сентябрьдә республика Рәисен сайлау, 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артыграк депутат сайлау узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез