• Фото: https://minfarm.by/

Үзе килә. Россия авыллары буйлап күчмә даруханәләр йөри башларга мөмкин

Үзендә ФАП, даруханәсе булмаган авылларга күчмә даруханәләр килә башлаячак. Россиядә әнә шундый яңалык кертергә җыеналар. Якын арада илнең берничә төбәгендә бу яңалыкны тәҗрибә рәвешендә сынап та карамакчылар.

Россия Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов сүзләренә караганда, әлеге яңалыкны иң беренче чиратта район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда сынап караячаклар. «Бу даруханәләр барлык тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Тәгәрмәчле даруханәләр ФАПы, даруханәсе булмаган авыллар буйлап йөреп, һәркайсында берничә сәгать туктап торачак. Шул вакыт эчендә авыл халкы үзенә кирәкле даруны алып кала алачак», – дип сөйләгән Леонов «Парламентская газета» басмасына.

«Фарма РФ» берләшмәсе исә бу уңайдан фармацевтлар арасында сораштыру уздырган. Җавап бирүчеләрнең 62 проценты авылларга күчмә даруханәләр җибәрүне хуплаган, 30 проценты исә бу проект үзен акламаячак, күчмә даруханәләр тиз арада ябылачак, дип фаразлаган. Респондентларның тагын 19 проценты, күчмә даруханәләрдә эшләргә кеше табылмаячак, дип белдергән. Ник дигәндә, фармацевтлар үзләре дә авылга чыгып, дару сатып йөрергә атлыгып тормый.

Авылда яшәүчеләр үзләре бу уңайдан ни уйлый? Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче Ләйсән Шәяхмәтова әлеге яңалыкны ишеткәч, шатланган. Чөнки үзләрендә даруханә булмагач, кирәк чакта аны шәһәргә барып алырга мәҗбүр алар.

– Дөнья хәлен белеп булмый дип, салкын тигәннән, аллергиядән, эч киткәндә, баш авыртканда эчелә торган даруларны һәрчак кул астында тотабыз. Шуңа күрә авылларга күчмә даруханәләр килеп йөри башласа, җаныбыз тыныч булыр иде, – ди Ләйсән. – Әмма миңа бер нәрсә генә аңлашылып бетми. Дәүләт даруханәләрендә хәтта гади антибиотик алу өчен дә рецепт кирәк, шунсыз сатмыйлар. Күчмә даруханәләрдә бу проблема ничек хәл ителер икән? Үзенең авылында ФАП булмагач, табибка барып рецепт яздыра алмаган авыру бу очракта ни эшләргә тиеш була?

Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Ситдыйкова, бу яңалык дәвамлы булырмы икән, дип шикләнә.

– Ерак авылларга бәлки мондый даруханәләр кирәктер дә. Әмма халык иң беренче чиратта дару хакына карый, бәясен чагыштыра. Авылга алып килеп саткан дару кыйммәтрәк булса, аны алучы булырмы икән? Алучы булмаса, бу эш үз-үзен акламый булып чыга, – дип саный фельдшер. – Шәхсән безнең авылда даруханә пункты бар. Авыл халкы кирәк даруларны алып китә. Халык еш ала торган даруларны гел алып кайтып, кул астында тотарга тырышам. Аннары безгә Норлат авылы да бик якын. Анда ике даруханә эшли.Безнекеләр дару алырга шунда да баргалый.

Питрәч районының Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәммәтдинова да авыл халкы мондый тәгәрмәчле урыннардан кырылып дару сатып алачак, дип уйламый.

– Мондый күчмә даруханәләрнең барлыкка килүенә каршы түгел мин. Үзебезгә дә дару алу өчен 8 чакрым ераклыктагы даруханәгә барырга туры килә. Шулай да авылга күчмә даруханә килүгә халык аннан чират торып дару сатып алыр дип уйламыйм. Бездә бит кеше даруны, нигездә, авырганда гына ала. Ә күчмә даруханәләр төрле вакытта киләчәк, – дип саный ул.

Яшерен-батырын түгел: соңгы арада авыл җирендә дару сату, авыл халкын кирәкле препаратлар белән даими тәэмин итү турында күп сөйләнә. Бу уңайдан әледән-әле яңалыклар да кертелә. Моннан өч ел элек Россиядә авыл җирендә эшләүче фельдшерлар, халыкны дәвалап кына калмыйча, дару да сата башлады. Моңа кадәр исә бу эш белән фармацевтлар гына шөгыльләнә ала иде. Бу яңалык та үзендә даруханәсе булмаган авылларга кагыла.

Мамадыш районының Катмыш авылы халкы бу яңалыкның рәхәтен күрергә өлгерде инде. Шушы авылда яшәүче Зөлфия Гыйззәтуллина, авылда гына дару сатылгач, бик уңайлы, ди.

– Кирәген барасың да аласың. Фельдшер да, ялга китәсе булса, авылның «Ватсап»тагы төркеменә: «Дарулар килеп алыгыз», – дип яза. Кыйммәтле, сирәк кулланыла торган даруларны район үзәгенә барып яки бездән 12 чакрым ераклыктагы участок амбулаториясендә урнашкан даруханәдән алабыз, – ди ул.

Россиядә яшәүче бер гаилә дарулар алуга елына уртача 19,5 мең сум акча сарыф итә икән. «Сбербанкиминиятләштерү» оешмасы тарафыннан уздырылгантикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы (51 процент) аена берничә тапкыр дару сатып алуын, 24 проценты берничә айга бер тапкыр гына даруханәгә керүен әйткән. Хатын-кызлар даруханәләргә ешрак йөри, ди белгечләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре