Монда җәй көне «Әниләр һәм бәбиләр» лагере эшли икән. Матур гамәлләре бу гына түгел. Казанда яшәүче Җәләлиевләр, туган нигезләрендә өч катлы мәчет төзетеп, халыкның иманын арттырырга тырыша.
Ният булса, юлы табыла
Өркештә бүген 74 йортта 184 кеше гомер кичерә. Ә менә 12 се буш тора. Хәзерге вакытта клубы да, мәктәбе дә юк. Мәчете исә узган гасырның илленче елларында сүтелгән. Шуннан бирле азан тавышлары яңгырамаган. Барысы да Казанда яшәүче авылдашлары Фәния апа Җәләлиева күргән төштән башлана.
– Төшемдә Казан урамында ике баласын тоткан бер хатын, борчылып: «Өркештә балалар бисмилла да әйтә белми», – диде. Бу сүзләрдән сискәнеп киттем. Шуннан соң туганнарны җыеп, авылда мәчет төзү турында сөйләштек. 1997 елда эшне башлап җибәрдек. Дүрт елдан инде авылда имамлык иткән бабаем нигезендә агачтан мәчет-мәдрәсә төзеп куйдык, – ди Фәния абыстай. – Ул вакытта балалар күп иде. Мәчеткә олысы да, кечесе дә йөрде. Шуннан соң инде гыйбадәт йортын тагын да зурайтырга булдык. 2016 елда кирпечтән өч катлы мәчет төзедек. Анда уку бүлмәләре, конференция үткәрү заллары, ашханә дә бар. Җәен укулар оештырабыз. Казандагы «Гадел» мәчетендә уку-укыту эшләре өчен җавап бирәм. Әмма авылга да кайтып йөрим. Рамазан айларында мәчеттә тәравих намазлары уздырабыз. Зурлап, авыз ачу мәҗлесе үткәрдек. Иң мөһиме шул: эшебез бара. Җомга намазларына да йөриләр. Авылда азан яңгырап тора. Аны ирем Рәшит хәзрәт әйтә. Баш табиб булып эшләгәндә, яхшы хезмәт хакы алды ул. Бар акчасын шушы мәчеткә дип биреп барды. Үзебезгә йорт та, коттедж да төземәдек. Байлыкка кызыкмадык. Изге эштә туганнар, авыл халкы да булышты. Шөкер, шундый күркәм мәчет төзедек.
Әниләр һәм бәбиләр очрашкач...
Өркешкә килгәч, өч катлы мәһабәт мәчетне дә күреп китик, дидек. Хәзрәтнең Казанга киткән чагы иде, ә менә Фәния абыстайны мәчет тирәсендә очраттык. Ул безне гыйбадәт йортына дәште. Авылларда кешеләр кими барганда, мәчеткә йөрүче бармы, киләчәккә өметләр ничегрәк, дип сораштык.
– Күрше авыл мәктәбенә ел саен бер-ике бала укырга керә. Әмма җәй көне әби-бабайга кунакка кайтучылар шактый. Каникулда алар өчен өч сменалы лагерь оештырабыз. Арада «Әниләр һәм бәбиләр» лагере да бар. Илнең төрле почмакларында яшәүче әниләр балалары белән ун көн ял итеп китә. Игъланнар да бирәбез. Килергә теләүчеләр күп. Тик барысын да чакырып бетереп булмый. Кырыклап кеше җыела. Биш тапкыр ашатабыз. Шартлар әйбәт. Мәдрәсәләрдән укытырга студентлар да чакырабыз. Аларга бераз булса да хезмәт хакы да түлибез. Балалар, киләсе елда тагын киләбез, дип китә. Менә элгечтәге курткалар шул балаларныкы. Авылга кайткач кия торган киемнәре бу, – ди Фәния апа.
Аның әйтүенчә, авылда яшьләр калмаган. Тик шулай да өмет сүнмәгән. Әле менә бер гаилә килеп төпләнгән. Аның артыннан туганы кайтырга ниятләп тора икән. «Шушындый мәчет төзетергә Аллаһы Тәгалә җаен биргән икән, алдагысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез. Безне алыштырырдай кешеләр табылыр. Ирем белән икебез ике җирдә яши-яши, авыл белән шәһәр арасын таптап булса да, изге эшне туктамыйбыз. Авылыбыз бетмәс, мәчет эшләүдән туктамас. Без укыткан балалар үсеп җитте инде. СВОда булганнары да намазлар укый. Авылга кайткач, очрашып торабыз, гаиләләре белән дә элемтә тотабыз», – ди ул.
Җәләлиевләр – табиблар гаиләсе. Рәшит абый хәрби табиб булган. Шуңа күрә әлеге гаиләгә төрле җирләрдә яшәргә туры килгән. Коми Республикасы, Казахстан, Новосибирск, Санкт-Петербург... Саный китсәң, күпкә җыела. Тик туган як барыбер үзенә тарткан. Рәшит абый Каменкадагы туберкулез хастаханәсенә баш табиб булып урнашкан. Лаеклы ялга чыккач та 20 ел хезмәт куйган әле. Фәния апа да аптырап тормаган: нинди эш бар, шуңа укыган. Терапевт та, инфекционист, рентгенолог та булган. Казанга кайткач, икесе дә мәдрәсә тәмамлаганнар. Зыялы гаилә хәзер үз белгәннәрен, дини гыйлемнәрен башкаларга җиткерергә тырыша. Мәчеттәге китапханә, хәрби музейны ачуга гына да күпме хезмәт салынган.
– Каенатам да сугышта катнашкан, үземнең әти дә яраланып кайткан. Аларның медальләрен, сугышка кагылышлы экспонатларны тупладык, – дип сөйләде Фәния апа. – Сугышта һәлак булган авылдашларның исемнәрен дә барлап, махсус почмак булдырдык. Ирем хәрби академияне тәмамлады. Кече кызым да хәрби табиб иде, кияү дә хәрби. Шуңа күрә әлеге музейны бик теләп оештырдык. Мондый эшләрне фанат булмасаң, башкарып булмый. Шушы авыл дип янып яшибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез