Үзең турында чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматны интернеттан алып ташлау тәртибен аңлатканнар

Үзең турында искергән яки дөрес булмаган мәгълүматны интернетның эзләү системасыннан алып ташларга мөмкин. Моның өчен Google, Яндекс яки Mail.ru сайтларындагы махсус форма аша заявка тапшырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” Россия Эчке эшләр министрлыгы Мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәш идарәсенең телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.

“Россиядә “онытуга хокук” төшенчәсе гамәлдә булып килә. Теләсә кем үзе турында искергән яки чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматны эзләү системасыннан юкка чыгаруны таләп итәргә мөмкин. Google, Яндекс яки Mail.ru эзләү системаларындагы формалар аша ялган яки искергән мәгълүматлардан (әйтик, элеккеге эш урыны турында) торган сылтамаларны бетерүне сорап заявка җибәрергә була”, – диелгән хәбәрдә.

Әмма форма теге яки бу мәгълүматны бетерүгә дәлилләр таләп итә. Дәлилләр булса, бәхәсле мәгълүмат интернет киңлегеннән юкка чыгачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре