"Үзеңнән башка сине беркем дә бәхетле итә алмый..."

Чынбарлык шул: үзеңнән башка сине беркем дә бәхетле итә алмый. Ирең я хатыныңның, әниең я балаларыңның тормышыңны ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән тәмле кәнфит итеп ясауларын көтү ул – чынга ашмас бер фантазия генә. Нык якын кешеләрең дә синең эчке рухи дөньяңны канәгатьләндереп бетерә алмый. Шуңа күрә, өйләнешеп күпмедер вакыт узганнан соң, бербөтен булып яисә бертөрле фикер йөртеп, бер ритмда сулыш алып яшәргә кирәк, дигән фикердән яшьләрнең күңелләре кайта. Без ничек кенә теләсәк тә, икенче кешене тулысынча бәхетле итә алмыйбыз. Әйе, аңа бер вагон бүләк тә ала алабыз, ниндидер эшләрендә дә ярдәм итәбез, ләкин бербөтен булып бетә алмыйбыз. Билгеле бер вакыттан соң барыбер ир белән хатынның мәнфәгатьләре, кызыксыну өлкәләре, бер-берсенекенә туры килмәгән хоббилары, мәдәният, мода, сәясәткә, хәтта ашау әйберләренә дә карашлары төрле булуы ачыклана. Гаиләдәге һәр кешенең шәхси бәхете, яраткан шөгыле, үз фикердәшләреннән торган компаниясе булырга тиеш.

«Бербөтен бәхет» төшенчәсен дөрес аңламау аркасында ир яки хатынның берсе канәгатьсезлек белдерә башлый. Янәсе, аның ире (хатыны) гаиләдән читләшә, вакытын читтәге дуслары белән үткәрә, аңа тиешле игътибар бирми, дуслары начар, теге яки бу шөгыль белән вакытын юкка гына әрәм итә... Уртак бәхетне болай эзләүнең нәтиҗәсе әйбәт бетми. Ир белән хатынның бер-берсенә үпкәсе торган саен арта. «Ул миңа тиеш» дигән фикердә яшәгән гаилә иртәме-соңмы таркала. Исегездә тотыгыз: беркем беркемгә тиеш түгел. Ир яисә хатынга сезнең тормышны җайлырак, уңайлырак итү инструменты итеп карамагыз.

Мин хәзер аңлыйм: асылда, безнең һәркайсыбызның үз тормышы һәм ул – бердәнбер әһәмиятле юлыбыз. Ә ир яки хатын сезнең икенче яртыгыз түгел. Ул да – юлчы, тик сезнең белән янәшә бара торган юлчы. Аның да үз инанулары, үз ышанулары, бу дөньяга карата үз уй-фикерләре бар. Аларга хөрмәт белән карарга кирәк. Ир – хатын бербөтен түгел, ә аерым-аерым кешеләр. Яшьләр моны аңласыннар, җаваплылыктан качып, гаилә йөген бер-берсенә атмасыннар иде. Еш кына шулай да була. Бер-берегезне үзегезгә уңайлы итеп үзгәртергә тырышмагыз, киресенчә, уртак тормышта ирегез яки хатыныгызның күңелен, рухын канәгатьләндерердәй юллар эзләгез. Шуннан соң гына бергә яшәгән кешегезнең җаны тынычланыр. Мөнәсәбәтләрне яңабаштан карасагыз, инде тормыш сукмакларыннан бергә атларга ашкынып торган бәхетле кешеләр булырсыз.

Хәбир Ханов

Фото: propelphysiotherapy.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре