Үзеңнекен бел:

Педагогия уку йортларына укырга керүчеләр өчен таләпләр катгыйлана. Булачак укытучыларга үз фәне буенча БДИ тапшырырга туры киләчәк. Әйтик, физиклар – физика, химиклар химияне сайларга тиеш. Ә менә социолог, юрист, пиар һәм таможня өлкәсендәге белгечләргә тарихны белергә кирәк.

Үзеңнекен бел:

Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергәнчә, бүген педагогик вузларда профильле юнәлешләргә үз фәннәреннән сынау тапшырмыйча да укырга керергә мөмкин. Хәзерге вакытта булачак педагогларга җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру да җитә. Министр моны дөрес түгел дип саный. Шуңа күрә киләсе уку елыннан үзгәрешләр кертеп, тагын бер елдан яңа кагыйдәләр буенча эшли башларга җыеналар. 

Физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Әнис Галимҗанов фикеренчә, укытучылыкка белеме булганнар барырга тиеш. Аларга үз фәннәреннән сынау тапшырту кирәк.

– Укырга кергәндә теге яки бу фәнне сайлау мөмкинлеге яшьләрнең укытучылыкка бармавы аркасында килеп чыкты. Килмиләр, абитуриентларны җыя алмый идек. Кабул итү комиссияләрендә эшләгән кеше буларак әйтәм моны. Менә бу яңалыкны керткәч, абитуриентларны туплау тагын да кыенлашачак. Кызганыч, БДИны кертү мәктәптә гомуми белем бирү дәрәҗәсенең түбәнәюенә китерде. Кайбер мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфлар бөтенләй юк. Әйтик, безнең Балтач районындагы Нөнәгәрдә дә шундый хәл. БДИдан куркып, яшьләр техникумнарга китә. Ә җәмгыять фәненнән сынауны кыскарту күптән кирәк иде. Укытучы башта үз фәнен белергә тиеш, – ди Әнис Галимҗанов.

Минзәлә педагогия көллияте директоры Гөлназ Хәлиуллина әйтүенчә, мәктәпләрдә 6 нчы сыйныфтан соң профиль бүленеше булырга тиеш. 7 нче сыйныф укучыларының күбесе кем буласын, нинди һөнәр сайлаячагын белми. Кызыксынуларын иртәрәк ачыклаган очракта югары сыйныф укучылары булачак һөнәренә 40 процент әзер булачак. «Әгәр физика укытучысы булырга әзерләнсә, димәк, ул фәнне яхшы беләчәк. Имтихан тапшырганда да кыенлык тумас», – ди Гөлназ Хәлиуллина.

 КАИ студенты Алинә Шакирова, педвузга укырга керүчеләр өчен профильле фәннән мәҗбүри БДИ кертергә кирәк, дигән фикерне хуплый.

– Укытучы үз фәнен яхшы белергә тиеш. Үзе имтихан бирмәсә, укучыларын БДИга ничек әзерли алсын ул? Әгәр үзе тапшырса, барлык нечкәлекләрен беләчәк. Шуңа күрә әлеге яңалык файдага гына булачак, – ди Алинә.

Әлмәттәге «Адымнар» мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Гатауллина җәмгыять белеме имтиханын кыскарту белән килешми.

– Җәмгыять белеме дәресе программасының эчтәлеген ачып караучы бармы икән? Тормышның барлык өлкәләре буенча белем бирә бит ул. Тарихтан имтиханны бик катлауландырдылар. Аны бирүче бала вундеркинд булырга тиеш, – ди ул.

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ) галиме Борис Тимеркәевнең дә фикерен сораштык.

– Җәмгыять белеме яки информатикадан сынау тапшырып, син ничек физик була алсың? 9 нчы сыйныфтан ук укучы, имтихан бирәм дип, әзерләнә башларга тиеш. Әгәр БДИ булмаса, ул фәнне берәү дә укымый. КАИда берничә ел рәттән әлеге бүлеккә информатика сынавы нәтиҗәсе белән алдылар. Мин шул вакытта, бу дөрес түгел, бераздан физиканы берәү дә укымый башлаячак, дидем. Аннан Президент та физиканы кертү мәсьәләсен күтәрде. Хәзер физика имтиханы нәтиҗәсе буенча алалар. Яхшы белгеч булу өчен физиканы белү кирәк. Күптән түгел «Буревестник» ракетасын сынадылар. Аны ясау өчен физиканы белмичә булмый. Шунысы сөендерә: физикадан имтихан бирүчеләр артты. Бу сан тагын да күбрәк булачак, – ди Борис Тимеркәев.

 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре