Газетага язылу

Узган ел республикада 413 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән

Узган ел республиканың пассажир транспорт предприятиеләре 413,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Фәрит Хәнифов әйтте.

«2025 елда республиканың пассажир транспорт предприятиеләре 413,4 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. 2024 ел белән чагыштырганда, бу – 2,7 процентка күбрәк», – диде ул. Министр әйтүенчә, 2020 елда пассажирлар агымының кискен кимүенә коронавирус пандемиясе сәбәпче булды, 2021 елдан исә әлеге күрсәткеч ел саен тотрыклы үсә. «Җәмәгать транспортында йөрүгә тарифларны пассажир агымын киметүгә юл куймаслык итеп саклап тоту да мөһим», – диде Фәрит Хәнифов. Билгеле булганча, быел Казанда юлда йөрү бәясе – 46 сум.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре