«2025 елда элемтә операторлары республикада 1082 база станциясе урнаштырды. 2026 елда тагын 1100дән артык станция урнаштырырга ниятлибез. Былтыр «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы кысасында Татарстанда 159 авылны мобиль элемтә һәм интернет белән тәэмин иттек», – диде ул. Министр әйтүенчә, республикада әле хаман да халык саны 500дән дә кимрәк булган интернетсыз авыллар бар. «Бу уңайдан, элемтә операторларына эшне көчәйтергә, ә район башлыкларына элемтә каланчасы урнаштыру өчен җир бүлеп бирү мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә кирәк», – диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез