2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,4 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Премьер-министр урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
"Бүгенге шартларда инвестицион активлыкны тәэмин итү һәм башланган инвестиция проектларын тормышка ашыру мөһим. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,4 триллион сум тәшкил итте. Үсеш - 112 процент", - диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, хакимият органнары һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның төп бурычы - бүгенге шартларны исәпкә алып, җитештерү күләмен арттыру һәм яңа төр продукция чыгаруга юнәлтелгән инвестиция проектларын тормышка ашыруны тәэмин итү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез