Узган елда интернет-мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 5 миллиард сумнан артыграк акчасын урлаган. Мәгълүмати технологияләрдән файдалануга корылган җинаятьләр саны 2023 елдагы белән чагыштырганда 20,8 процентка арткан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлек җитәкчесе Рафаэль Мусаев мәгълүматларына таянып яза.
“Компьютер мәгълүматларына законсыз үтеп керү” статьясында күздә тотылган җинаятьләр саны артты. Мошенниклык гамәлләреннән китерелгән зыян 5 милиард сумнан артыграк тәшкил итә. Гәрчә банклар ни өчендер башка төрле саннарны атаса да, без нәкъ менә җинаять эшләре буенча карыйбыз. 2023 елда интернет-мошенниклар 2 миллиард сум чамасы зыян салган булса, бер елда бу сан нык арткан”, – дип сөйләп үткән Рафаэль Мусаев.
Узган елда 32 мең IT- җинаять очрагы теркәлгән. 2023 елда исә бу сан 26,5 мең тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез