Төрмәдә утыручы хатын-кызлар ешрак бала таба башлаган. 2022 елның 1 гыйнварына РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оешмаларында 280 сабый туса, узган елның шушы чорына андыйлар 321не тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балачак мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина палатада узган “түгәрәк өстәл” барышында хәбәр иткән.
Депутат белдергәнчә, илдә азат ителгән хатын-кызларга ярдәм итәргә тиешле кризис үзәкләрендә эш начар оештырылган. 16 төбәктә шундый дәүләт, биш төбәктә коммерцияле булмаган оешма бар. Аннан нибары иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан өч хатын-кыз гына ярдәм алган.
Останина сүзләренчә, 2022 елның 1 гыйнварына җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә 38,5 мең хатын-кыз булса, 2023 елда андыйлар –38,7, 2024 елда – 37,4мең.
2022 елда төрмәләрдә 899 йөкле хатын–кыз исәпләнсә, 2023 елда – 818. Быелның беренче кварталында андыйлар 172 теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез