Һава һөҗүменнән саклану көчләре узган төндә Россиянең биш төбәгендә 69 пилотсыз очкычны юк иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 27се – Белгород өлкәсе, 22 се – Воронеж, 10сы – Липецк күгендә юк ителгән. Моннан тыш Курск өлкәсе күгеннән – сигез, Кырым өстеннән – ике дрон бәреп төшерелгән.
Липецк өлкәсендә пилотсыз очкыч кыйпылчыклары шәхси йортка килеп төшкән. Шунда яшәүче 1954 елгы хатын-кыз һәлак булган, тагын ике кеше яраланган, дип хәбәр иткән губернатор Игорь Артамонов.
Исегезгә төшерәбез: бүген Татарстанда да Мәскәү вакыты белән 4.47 сәгатьтә “Пилотсыз очкычлар куркынычы” режимы игълан ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез