Ак йорт хуҗасы үзе дә хыялдагы дөньясы белән чынбарлык бәрелешеннән гасабиланып китә. Дүшәмбе көнне ул фарсы сәясәтчеләренең тетмәсен тетте. «Иран җитәкчелеге үзен икейөзле тота. Алар очрашу үткәрүне сорыйлар, берәү булса, хәтта ялварып сорыйлар дияр иде, һәм сөйләшүләр башлана. Әмма шул ук вакытта алар бернинди дә сөйләшүләр алып бармауларын, бары тик Оман аша гына элемтә тотуларын белдерәләр», – дип ярсыды. Җирән карт хаклы: ул ни генә әйтмәсен, Тәһраннан кире кагалар. Күрәсең, төбәктә хәлләр Овал кабинет хуҗасы уйлаганнан күпкә катлаулырак. Израиль матбугаты бу уңайдан: «Төбәктәге Америка гаскәрләре аптырашта. Хәтта өлкән офицерларның берсе разведка офицерларына хат юллап, Иранга каршы көрәшү өчен «ми штурмы» үткәрүләрен, иҗади бер чишелеш уйлап табуларын сораган», – дип яза. CNN Үзәк разведка идарәсе һәм Пентагон разведка идарәсенең авиация һөҗүмнәре сөйләшүләрдә Иран позициясен үзгәртергә мәҗбүр итә алмас дигән нәтиҗәгә килүләрен сөйли. Американнар төбәктән тәртәләрен кире борып кайтып китмәс, әлбәттә. Нетаньяху Трампны гел сугышны дәвам итәргә өндәр. Израильнең канэчкеч сәясәтчеләре дә хәрби һөҗүмнәр белән уңышка ирешеп булмаслыгын таныйлар һәм икътисадый басым ясап Иранда хаос тудырырга өндиләр. Бу максат куелачагын «Ватаным Татарстан» 2020 елның 9 гыйнварында: «Бар максат Иранда зур болганчыклык тудыруга юнәлтеләчәк», – дип язды.
Болганчыклык һәм зур хаос дөнья икътисадында өлгереп килә. Көньяк Кореяның Kospi индексы соңгы биш атнада 40 процентка якын түбәнәйде. Миллионлаган кеше зур югалтулар кичерде, йөз меңләгән кеше бөлде. Финанс аналитиклары: «Бу кризисның дулкыннары бөтен дөньяга тарала, чөнки инвесторлар дөньядагы технологик яктан иң алга киткән базарларның берсенең җимерелүе алда тагын да күңелсезрәк үзгәрешләрнең башлангычы булырга мөмкин дип курка», – дип белдерә.
Япон икътисадында хәл күңелсез. Иена курсы мәтәлчек ата. Японнар аны тотып тору өчен 160 миллиард доллар акча сарыф иттеләр. Аларга ярдәмгә америкалылар да килде: күпләп иена сатып алдылар. Файдасы юк. Бер генә юл бар: процент ставкасын кискен күтәрү. Бурычы ЭТПның 250 процентына җиткән ил өчен ставканы аз гына күтәрү дә һәлакәткә тиң булачак.
Кытай икътисады акрыная. Монысы япон кризисыннан да хәтәррәк. Чиннарда башланган акрынаюның нәтиҗәләрен без, россиялеләр, бүген үк үз кесәләребез белән тоябыз.
Рәшит Фәтхрахманов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез