Вадим Захаров: «Өченче баламны берүзем барып алдым»

«Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Без яраткан ярлар», «Балачагым сәпите». Кайсы җырын тыңлама – һәрбер юлы телефильм сыман күз алдына килеп бара. Моңлы тавышы белән беренче чыгышларыннан ук тамашачы күңеленә кереп калган артист ул. Сүз – Татарстанның халык артисты Вадим Захаров турында. Хәзер аны чын чәчәклектә яши дип әйтергә мөмкин, быел Захаровларның өченче баласы – тагын бер кызлары туды. Күпбалалы гаилә җәйләрен ничек уздыра? Яңа сезонда концертларыннан ни көтәргә? Бу хакта Вадимның үзе белән сөйләштек.

– Вадим, җәйләрегез ничек уза? Ял итеп буламы?

– Яңа концерт программасы өчен сценарийлар язылып бетте, хәзер шуны өйрәнәм: язам-сызам, кисәсе җирен кисәм, өстисе җирен өстим, җырларның тәртибен тезәм. Җәй көне дә эш туктамый, Сабан туйлары, авыл бәйрәмнәрендә катнашам, туйлар, никахларда чыгыш ясыйм.

– Әле күптән түгел балалар йортына барып, бәйрәм оештырып кайткансыз икән.

– Бу бәйрәм акрынлап традициягә кереп бара, диимме. Дустыбыз Илсур абый белән үзара сөйләшеп, балалар йортына барып кайтырга булдык, аннары тагын бардык, быел да шулай ук. Бу эш ничектер савап булсын әле, халыкка күрсәтик әле, дип эшләнми. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Андый эшне кешегә сөйләп йөрмиләр. Бу күп көч таләп итә торган нәрсә түгел, теләгән һәр кеше барып булыша, балаларның күңелләрен күрә ала. Алар моңа бик мохтаҗ икән, дигән уйлар белән кайттым. Әлеге оешма үзләре оештырган бәйрәмнәргә еш чакырып тора, тик һәрвакытта да булып чыкмый, шуңа бу юлы, барган-барган, пылаулар пешереп, концерт куеп, күңелләрен күрергә булдык. Алар янында күп нәрсәгә күз ачыла, шулкадәр кая чабабыз икән, дип уйланам, үземнең балаларга күбрәк игътибар бирергә кирәклегенә төшенәм. Мин үзем – бик хисчән кеше, шуңа күңелемә якын алам.

– Балалар турында сүз чыккач, алар белән ял итәргә, су коенырга йөрисезме?

– Булгалый, тик әле бит җәенең дә җае юк. Һава торышы матур чакта – эш көне, эш булмаган көнне я яңгыр, я салкын.

– Ә сезнең өчен идеаль җәй нинди ул – авылга кайтумы, диңгез буенда ятумы?

– Диңгез буенда мин өч көннән артык ял итеп ята алмыйм, тизрәк Казанга кайтасы килә башлый. Идеаль җәй минем өчен 20–25 градуслы, әзрәк караңгы төшә башлагач, түбәгә шыбыр-шыбыр яңгыр явып торганы. Мондый 30–35 градус эссене яратмыйм. Үземнең яраткан ел фасылы – көз.

– Иң истә калган җәегез кайчан һәм нинди иде?

– Иң истә калганы – без хатыным белән өйләнешкән ел: җәй буе яңгыр яумады, бик эссе булды. 2010 елның 16 июлендә өйләнештек.

– Җәйнең кыл уртасы булган икән!

– Әйе, быел өйләнешкәнгә 15 ел булды.

– Гаилә турында сүз кузгаткач, гаиләгез хакында да беләсе килә. Бу хакта бик сөйләмисез.

– Олысы Ульянага июльдә 14 яшь тула, уртанчысы Ильянага әле генә 7 тулды, быел мәктәпкә бара, Алла боерса. Кечкенәсенә 4 ай, анысына Лиана дип исем куштык. Балалар җәен үзебез белән Казанда.

– Хәзер татар эстрадасында артистлар арасында, бала тугач, аларга багышлап җырлар язу модасы чыкты. Сез дә берәр шундый бишек җыры яздырмадыгызмы?

– Юк, андый җыр яздырмадым. Шулай да яңа концерт программасында гаилә турында бер өлеш әзерләдек. Ул күбрәк юмор формасында, кызык итеп сөйләнә торган өлеш булачак. Әйтик, беренче бала тугач, гадәттә, аны каршы алырга бөтен туганнар – 20–30 кеше барды, икенче баланы каршы алганда 5–6 кеше идек, өченчесен исә берүзем барып алдым.

– Концертларда сөйлисе сүзләрегезне үзегез язасызмы?

– Өченче ел рәттән концертларның программасын әзерләргә Айрат Ильясов булыша, Айваз Садыйров да языша. Язу – бер хәл, аны әле кызык итеп сөйләргә дә кирәк бит.

– Ә программа өчен җырларны ничек сайлыйсыз?

– Быелгы программада унлап яңа җыр булачак, халык күңеленә кергән җырларны да төшереп калдырырга кирәкми дип уйлыйм, алар да булачак. Яңа җырларны көн саен тәкъдим итеп торалар, тик барысын да җырлап бетереп булмый. Яңа җыр – чыгымлы әйбер, җыр бирделәр дә, тоттым да җырладым түгел. Әгәр дә җыр беренче нотасыннан ук күңелгә ошамый икән, мин аңа алынмыйм да.

– Иң беренче нәрсәсе ошарга тиеш: сүзләреме, көеме, ул бирә торган хисме?

– Җырлар ул – бөтенләй икенче дөнья, аның ничек ошаганын сүзләр белән генә әйтеп аңлатып булмый. Элек сүзләре белән көе туры килергә тиеш, дип әйтә идем, ә хәзер – ошый икән, ошый.

– Сезнең җырлар халыкчанлыгы белән аерылып тора...

– Минем күңелгә шундый җырлар якын, кечкенәдән шундыйларны тыңлап үстек бит.

– Экспериментлар, яңа жанрлар турында уйлаганыгыз юкмы?

– Шансон шулай ук күңелемә якын, андый жанрдагы җырларым да бар. Әйтик, «Без яраткан ярлар» җыры шундый стильдә. Аннары яшьләр стилендә дә берничә җырым бар.

– Үзенчәлекле рәвештә язылган җырларыгыз бармы?

– Рәмис Сәлимов дигән егет ике җыр тәкъдим иткән иде, аның көен, үзе музыка уен коралларында уйный белмәү сәбәпле, Кукмара районында яшәүче башка бер егет белән бергә яздырган. Үзе аның тарихын болай дип сөйләгән иде: «Мәскәүдә төзелештә эшләгәндә ишек куйдык, шул ишеккә карыйм да, башымда көй туа. Шул ишеккә барып, акрын гына ачам, ә башымда «Кайт син, әйдә, кайт син, һич тартынма» дигән сүзләр яңгырый. Кире япканда «кичердем мин сине...» дигән өлеше уйлап табылды. Аннары тәрәзә куйгач, аны ачып караган арада тагын бер җыр барлыкка килде».

– Концертларга ничек әзерләнәсез? Текст ятлыйсызмы?

– Ятланып кына эшләнсә иде ул. Репетицияләр ясыйбыз. Концертлар көн саен бер үк төрле уза алмый, нигездә импровизация ясала, эшли-эшли каешланганбыздыр инде.

– Иң истә калган чыгышыгызны хәтерлисезме? Иң гаҗәпләндергәне кайсысы иде?

– Иң истә калганы Арчада иде, былтыр дүрт көн рәттән концерт куйдык. Үзем дә аптырадым, үземә аның кадәр ышаныч юк иде. Айрат килде дә: «Вадим, әйдә, концертлар куйыйк әле!» – ди. Сценарийны үзе язарга тәкъдим итте. «Җырларың матур, «Шоу түгел, концерт» дип куябыз, халык киләчәк», – диде. Икеләнеп кенә алынган идем. Өч ел элек сентябрь аенда Казанда ике көн концерт куйдык. Былтыр биш көнлек концертлар «Шоу түгел, концерт – 2» дип атала иде, быел «Шоу түгел» дип кенә калдырдык, икенче елга, Алла боерса, «Шоу» дип кенә атарга исәп.

– Ә аннан соңгы елларга ни диярсез? Концерт исеменең сүзләре бетә бит!

– Аннары «Түгел» дип атасам гына инде.

Равия САДЫЙКОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре