Үткән атна дөнья сәясәте һәм икътисады өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. 1 августка – АКШның сәүдә партнерларына Трамп кертәчәк 30 процентлы пошлиналарга санаулы көннәр калгач, ниһаять, зур дәүләтләр һәм берләшмәләр Вашингтон белән килешү төзеде.
Иң беренче океан арты державасы белән японнар килеште: алар өчен тарифлар 15 процентка кадәр киметелә, Кояш чыгышы иле Америкадан дөге һәм автомобильләр сатып ала һәм 550 миллиард сумлык инвестицияләр ясый. Евросоюз белән дә шуңа охшаган килешү гамәлгә ашырылачак. Европалылар 30 процент урынына 15 процентлык тариф белән бүләкләнә, АКШтан ел саен 250 миллиард долларлык газ сатып алачак, йөзләгән миллиард долларлык корал импортлаячак. Шуңа өстәп Америка икътисадына Европадан 600 миллиард долларлык инвестицияләр агылырга тиеш. Трамп социаль челтәрләрдә җиңүче буларак тантана итә, ләкин белгечләр әллә ни зур җиңү юклыгын искәртә. Еврсоюз товарлары Америкада моңарчы да 10 процентлык пошлина белән сатыла иде, автомобильләргә элек 25 процентлык пошлина түләтелә, ә корыч белән алюминий яңа килешүгә кадәр дә 50 процент тарифлар белән сатыла иде. Соңгы тариф үзгәрешсез кала, автомобильләрнең 25 процентлык тарифы 15 кә кадәр түбәнәядер, мөгаен. АКШ газын Евросоюз болай да сатып алырга мәҗбүр, чөнки Россия ягулыгыннан принципиаль рәвештә баш тарта. Коралны европалылар болай да алам дип атлыгып тора иде. 600 миллиард долларлык инвестицияләр исә «вәгъдә бирү өйләнү дигән сүз түгел» дигән рус әйтемен хәтерләтә. Трамп белән килешү төзи торган һәр як шундый мул инвестицияләр вәгъдә итә, ә аларның буламы-юкмы икәнлеге томанлы. Бизнес кайда файдалы, шунда ясый инвестицияләрне, хөкүмәтләр төзегән килешүләрне бик санга сукмый.
Үткән атнада Трампка үзен тынычлык күгәрчене ролендә күрсәтергә янә бер мөмкинлек туды. Таиланд һәм Камбоджа арасында төбәк сугышы чыкты. Яклар артиллерия һәм залп уты ача торган ракета системалары куллана, авиация дә эшкә җигелә. Конфликт башта гадәти вак-төяк чик буе атышлары рәвешендә генә башланган иде, соңыннан зурга әйләнде. Беренче карашка бу төбәк конфликты гына һәм дөнья масштабында артык зур яңгыраш бирмәскә тиеш кебек иде. Әмма Азия матбугатында Таиланд белән Камбоджа арасындагы сугыш – Кытайның «Билбау һәм юл» мега-проектына каршы торырга яки, ким дигәндә, аны акрынайтырга теләгән кайбер көчләрнең омтылышы булуы мөмкин, дигән фаразлар күбәя. АКШның ике дәүләткә дә басым ясарлык куәте бар һәм Трамп сугыш утын сүндерүче роленә керде. Яклар инде килешүгә ирешеп килә, әмма аерым атыш очраклары әле дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез