Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә котлау юллады.
- Сезне, барлык чакырылыш депутатларын һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләрен республика законнар чыгару органына 30 ел тулу уңаеннан тәбриклим.
Үзенчәлеге, кунакчыллыгы белән танылган Россия Федерациясе субъектында шушы чор эчендә үзенең эзлекле үсешен тәэмин итәрдәй хокукый база формалаштырылды.
Республикада депутатларның нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә уңай үзгәрешләр булды. Законнар чыгаруда төптән уйлап эш итү төбәкнең социаль-икътисадый потенциалын ныгыту, аның бай мәдәни мирасын саклау өчен кирәкле шартлар тудыру мөмкинлеге бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының, парламентаризмның иң яхшы традицияләренә һәм тупланган тәҗрибәгә таянып, алга таба да республика һәм Ватаныбыз хакына нәтиҗәле хезмәт итәчәгенә ышанам.
Уңышлар һәм яңа казанышлар телим! - диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез