Валентина Матвиенко Тимур Нагумановка Россия сенаторы таныклыгын тапшырды

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко парламентның югары палатасының беренче көзге сессиясендә ТР Рәисенең элеккеге ярдәмчесе һәм Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка РФ сенаторы таныклыгын тапшырды. Утырышны «Вместе-РФ» телеканалы трансляцияләде.

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле итеп Тимур Нагумановны билгеләде.

Аңа кадәр, 2022 елдан башлап, Татарстанның Башкарма хакимиятен Федерация Советында Александр Терентьев тәкъдим иткән иде.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре