Васил Шәйхразыев: «Татарстан ярдәме белән 400ләп Сабан туе уза»

Татарстаннан читтә, Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә Сабан туйлары үтә. Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Хөкүмәт Йортындагы брифингта милли бәйрәмнәрнең саны һәм сыйфаты турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, ел саен Татарстаннан читтә 4000гә якын Сабан туе чарасы уза. Шулардан 400е республика ярдәме белән — Мәдәният министрлыгы, муниципалитетлар һәм Бөтендөнья татар конгрессы аша оештырыла.

Шушы 400 бәйрәм чарасының 296сы Россиянең 62 төбәгендә, тагын 104е — дөньяның 38 чит илендә оештырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре