Васильево бистәсендә этләрне атканнан соң "Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә" маддәсе буенча җинаять эше кузгаттылар. ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, бу эш Яшел Үзән прокуратурасы контролендә.
Элегрәк "Татар-информ" Васильевода этләрне массакүләм ату турында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә дүрт эт һәлак булган. Прокуратура булган хәлдән соң тикшерү оештырды.
Җирле халык сүзләренчә, элек бу этләрне стерилизацияләгәннәр, аларны ашатканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез