Укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, газетабыз игълан иткән «Ватан хакына» бәйгесенә язмалар әзерләү вакытын озайтабыз. Бәйге эшләрен 2025 елның 1 ноябренә кадәр кабул итәбез.
Исегезгә төшерәбез: бәйгедә катнашу өчен «Ватаным Татарстан» газетасына (2025 елның икенче яртыеллыгына яки 2026 елның беренче яртыеллыгына) язылган булу шарт.
«Ватаным Татарстан» газетасы «Ватан хакына» дип аталган зур иҗади бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан игълан итте.
Приз фонды – 280 мең сум!
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әйдәгез, әби-бабаларыбызның батырлыгын янә бер кат искә төшерик, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартыйк, бүгенге геройларны барлыйк, Ватаныбыз һәм халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен күңелләрдә ныгытыйк.
Бәйгегә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителә. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтыбызда басылып барачак. Җиңүчеләр исә ел ахырында – декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.
Бәйге номинацияләре
«Бабамнардан килгән батырлык» Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында язмалар кабул ителә. I урын – 50 000 сум II урын – 30 000 сум III урын – 20 000 сум «Мәрхәмәтле йөрәк» Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән тыл батырлары, илгә авырлык килгәндә халыкны берләштергән, ярдәм оештырган волонтерлар турында язмалар кабул ителә. I урын – 50 000 сум II урын – 30 000 сум III урын – 20 000 сум «Минем герой» 7–11 сыйныф укучыларыннан каһарманнар турында язмалар кабул ителә. I урын – 30 000 сум шулай ук 10 000 сум күләмендәге 5 кызыксындыру бүләге
Бәйгенең шартлары
- «Ватан хакына» бәйгесенә язмалар 2025 елның 7 апреленнән 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
- Бәйгегә мәкалә, очерк, репортаж, әңгәмә, эссе жанрларындагы татарча иҗади эшләр көтәбез. Шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, шулай ук башка матбугат чараларында басылган язмалар бәйге шартларына туры килми.
- Бәйгедә язучылар һәм журналистлардан (хәзерге вакытта эшләүчеләр һәм лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез) язмалар кабул ителми.
- Язманың күләме басма форматта 3 биттән артмаска тиеш (А4, Times New Roman (кегль 14) шрифты һәм 1,5 юл арасы белән). Эшләрнең фотолар белән баетылуы хуплана.
- Материаллар 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 й. адресына яки vatan80_konkurs@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: + 7 (917) 927-00-40, +7 (904) 718-14-69.
- Бәйгедә катнашу өчен 2025 елның икенче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булу шарт. Квитанция язма белән бергә җибәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез