Аларның икесе дә үтеп баручы әлеге елга йомгак буларак кабул ителә. Балтач урта мәктәбе коллективының елдагы отчет концерты тулысы белән патриотик темага, ил саклаучыларга багышланып, барлык тамашачыларны әсир итсә, беркемне дә битараф калдырмаса, шушы көннәрдә ачылган «Ватан сакчылары» музее да, исеменнән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышыннан алып, бүгенгәчә булган хәрби хәрәкәтләр, СВО, төрле гаскәрләргә багышланган экспозицияләр, күпсанлы экспонатлар белән үзенә җәлеп итә. Беренчеләрдән булып музей белән танышкан районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары да аңа югары бәя биргән.
– Сезнең кебек ветераннар өчен бу төрле очрашулар, истәлекләрне яңарту урыны булса, яшьләребез, укучылар өчен хәрби-патриотик тәрбия бирүдә менә дигән үзәк булачак. Идея бирүчеләргә, оештыру өчен күп хезмәтләре кергән кешеләргә ихластан рәхмәт, нәтиҗәсе дә көтелгәнчә булсын иде, – диде ачылыш тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез