«Ватанны саклаучылар» фонды карамагындагы махсус операция ветераннары хаҗга китте

Сенатор Сөләйман Кәримов инициативасы белән булдырылган «Хаҗ Кәрим» федераль хәйрия программасы кысаларында Россия мөселманнары хаҗ сәфәренә китү актив дәвам итә. Программаны гамәлгә ашыру барышында РФ мөселманнары Диния нәзарәте «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды белән хезмәттәшлек турында гамәлдәге килешү нигезендә тыгыз элемтәдә тора. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Узган төнне РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән хаҗилар төркеме изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә юл тотты. Аларның составында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары – «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиаллары карамагындагы мөселман динен тотучылар булды. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән: Башкортостаннан, Кабардино‑Балкариядән, Карачай-Черкесиядән, Төньяк Осетия – Аланиядән, Татарстаннан, Ставропольдән һәм башка җирләрдән җыелып хаҗ сәфәренә чыкты.

Хаҗ кылучыларны изге сәфәргә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббәсов озатты. Ул диндәшләренә Россия мөселманнарының дини лидеры Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм хәйрияче, сенатор Сөләйман Кәримов исеменнән җылы сәламләү сүзләре һәм иң изге теләкләр җиткерде. Шулай ук Ислам нигезләренең берсен башкарып чыгу өчен мөһим рухи үгет-нәсихәтләр һәм гамәли киңәшләр бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре