Үземне патриотка, безнеңчә әйткәндә, ватанпәрвәргә саныйм. Туган төбәгемнең ватанпәрвәре, милләтемнеке, туган республикамныкы. Бу хис миндә күптәннән, мәктәп елларыннан диярлек. Халкымның, туган төбәгемнең патриоты булырга мине беркем дә өйрәтмәде, кушмады. Ватанпәрвәрлек – үзеннән-үзе туа торган табигый тойгы. Ихлас, самими һәм риясыз хис.
Илемнең дә патриоты мин. Гәрчә кайбер тәртипләр белән килешмәсәм дә. Килешмәсәм дә, илгә, анда яшәгән халыкка бары яхшылык кына телим, муллык, бәрәкәт телим. Камиллеккә, тыныч тормышка ирешүнең юлларын да күрәм. Аңа хакым да бар кебек: бала-чага да, юләр дә, белемсез дә түгелмен, шөкер, дөньяны, кешеләрне дә танып белерлек яшьтә. Тик менә ни кызганыч, югары җитәкчеләр сайлаган кыйбла, юллар, мин теләгән, белгән, мин инанганнар белән тәңгәл килеп бетми.
Ватанпәрвәрлек дигәннән, без шундыйрак тараф инде, биредә Ватанны Ватан булган өчен генә яратканны хуп күрәләр. Илдән дә бигрәк дәүләтне яраткан, хакимият тудырган вазгыятьне тулаем кабул иткәннәрне, каршы булмаганнарны үз итәләр. Фәкыйрегез, кызганыч, алай булдыра алмый. Бигрәк тә иҗтимагый, сәяси хәлләрдә. Күзне йомып, башны иеп, телне тешләп ярату, килешегез, ул чын ярату түгел. Аның өчен бөтенләй үк уй-фикерсез булырга, яхшыны начардан бөтенләй аермаска кирәктер. Яки билгеле бер наданлык, гыйбадлык, хәтта мескенлек кирәктер. Тик ХХI гасырда гыйбадлык гафу ителә микән? Без бит ат абзарында атна саен кыйналып та: «Безнең баринның йорты тирә-як утарларда иң биеге, иң зуры», – дип горурланган крепостной крестьяннар түгел. Мин, мәсәлән, Ватанны үземчә, тәнкыйтьләп, ачуланып яратам.
Башкача яратучылар элегрәк, Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, автомобиль тәрәзәсенә «Кабатлый алабыз!» («Можем повторить!») дигән язу куя иде. Ничегрәк кабатлыйбыз? Тагын 27 млн корбан бирепме? Ул турыда уйлап торучы юк, ә шапырынырга кирәк. Бөеклек белән дә, башка илләрнең бездән куркуы белән дә масаерга кирәк. Сукыр, аңсыз, акылсыз, «ычкынган» патриотизм бу. Ура-патриоттан, зурдан алганда, илгә файда аз. Кеше үзе яшәгән илне, тарафны, андагы вазгыятьне аңлаганда, аны яхшыртырга тырышканда, кимчелекләрне «ярамый» дигән мәлдә дә төртеп күрсәткәндә генә Ватанына файдалы була ала. Хәтта яхшы яшәгән илләрдә, тормыштан канәгатьлек дигәндә дөнья рейтингында даими беренче бишлектә торган Төньяк Европа дәүләтләрендә дә шулай. Чөнки камиллекнең чиге юк.
Ошамаганны бездә дә әйтәләр. Мәсәлән, авыл хуҗалыгындагы проблемалар, икътисадтагы, сәламәтлек саклаудагы кимчелекләрне ярып салудан тыючы юк анысы. Тик сәясәттә башкачарак. Әгәр дә хакимият үз гражданнары белән исәпләшә, аларны ихластан тыңлый, нәтиҗәләр ясый, чаралар күрә, сәяси мәсьәләләрне хәл иткәндә дә гади кешенең мәнфәгатьләрен беренче урынга куя икән, моннан кемгә зыян? Зыян юк, бары файда гына. Андый чакларда алгарыш та үзен озак көттерми. Андый вакытта халыкның да ватанпәрвәр булмый хәле юк. Власть үз гражданнары белән даими диалогта торганда, җәмгыять тә, дәүләт тә, икътисад-сәнәгать тә ота. Ерак барасы түгел, ирек-хөрлек, демократия яшәгән тарафларда тормыш сыйфаты һәрчак югары. Шулар ук югары технологияләр тудыра, сата, шулар ук фәнне үстерә, шулар ук геосәясәт белән мавыкмый. Череп баеган АКШтан башкалар. Чөнки мавыктыңмы, салым түләүче акчасы исрафка китә. Фикер төрлелеге, полемика, диалог, чагыштыру, яхшыны сайлау һәрчак көн кадагында торганда исә, кеше үзен чын гражданин, Ватан язмышларын хәл итүче дип хис итә, чын ватанпәрвәр була.
Патриотизм ул үз илеңне бөеккә санап, калганнарның аңардан куркуын теләү дә түгел. Бөеклек зур территория, атом бомбалары саны, гражданнарның властька йөз процент лояльлеге белән дә үлчәнми. Йөз яисә туксан процент лояльлек ул – бар кеше дә бер юнәлештә уйлый дигән сүз. Бер акыллы кеше әйтмешли, бар кеше дә бер төрле уйлаган җирдә беркем дә уйламый. Ул – артка калу, югалуга юл. Бөеклек ул – фәнни казаныш, ачышлар, заман таләпләренә туры килгән товарлар җитештерү, югары тормыш сыйфаты, ирекләр, кешенең үз тормышыннан канәгатьлеге...
«Мин илемне, андагы тәртипләрне күп камчылыйм, кайчакта хәтта кимсетәм, көләм, кемнәрнеңдер хәтерен дә калдырам, тик мин Ватанымны беркайчан да алдамыйм». Бу – Пушкин замандашы, философ, публицист һәм чын патриот Петр Чадаев сүзләре. Сатирасы тулысы белән диярлек Россиядәге тәртипләрдән көлүдән торган Салтыков-Щедрин әллә патриот булмаганмы? «Прощай немытая Россия, страна рабов, страна господ», – дип язган Лермонтов әллә Ватанын яратмаганмы? Яраткан. Бер үк вакытта иленең күзгә төртелеп торган гаделсезлекләрдән, затсыз күренешләрдән арынуын да теләгән. Бөек гуманист һәм бөек язучы Лев Толстой патриотизмның дәүләткә, хакимияткә кагылганында гомумән фаҗига күргән.
Алда саналган шәхесләр булмаса, ХIХ гасыр Россиясе бәлки тагын да гаделсез, тагын да аңлашылмас, тагын да караңгырак ил булыр иде. Тик менә халык дигәнебез, гасыр ярым үткәннән соң да, фикер ияләрен укырга, акыллыларны тыңларга ашкынып тормый.
Ә бит чын патриот ул – илен ипле, халкын бай, властьны намуслы, гадел итәргә тырышучы. Әгәр дә кайдадыр фәкыйрьлек белән ялганны, коррупцияне суга сәнәк белән язылган бөеклек, ниндидер рухи ырмаулар (скрепы) күләгәсендә калдырырга тырышалар икән, алар ватанпәрвәрлектән ерак. Патриотизм ул дошманнарга нәфрәт, аларга бәла килгәнне көтү дә түгел, ул – үз Ватаныңның чәчәк атуын теләү...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез