Проектның максаты – социаль челтәрләрдә туган телебездә әниләр өчен файдалы контент булдыру. Узган марафоннарда язылган язмаларны ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы аша кереп укырга мөмкин. Барлык язмалар да сакланып, әниләр өчен әйтеп бетергесез файдалы киңәшче ролен үти.
Быелгы марафонның төп үзенчәлеге, беренчедән, марафонны журналист, проектның идея авторы, оештыручысы Динара Әхмәт «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздыра. Биремнәр дә газетаның ВКонтактедагы рәсми төркемендә чыгып бара.

Биремнәр арасында күп төрле темалар күтәреләчәк. Оештыручылар узган еллардагы темалар кабатланган очракта да, катнашучылардан биремнәрне үзенчәлекле итеп башкаруны, һәр сорауга иҗади якын килүне, тормыштан алынган мисаллар белән тәҗрибә уртаклашуны сорый. Биремнәрне исә билгеле шәхесләр бирәчәк.
.jpeg)
Быел да марафонда катнашучы әниләр саны һәм географиясе арта. Татарстан Республикасы район-шәһәрләреннән генә түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче әниләребез туган телебезне үстерүдә үз өлешен кертә. Шулай ук катнашучыларның яше турында да әйтергә кирәк: яшь әниләрдән кала, өлкән яшьтәге, хәзерге көндә дәү әни, хәтта карт әби булган әниләрнең катнашуы да бик кадерле. Өлкән яшьтәге катнашучыларның тәҗрибәсе, халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия серләре барлык әниләр өчен дә мөһим.
Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, чөнки күбесенең татарча аралашу, хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерү мөмкинлеге тудырыла. Язмалар барысы да туган телебездә, татар шрифты белән генә языла. Элек аккаунтларын бары тик рус телендә генә алып барган әниләр, тулысынча татарча яза башлый. Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп, татар блогер-әни дәрәҗәсенә үсеп җитә.
.jpeg)
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез