Гомеренең күп елларын «Ватаным Татарстан»га багышлап, үз вазыйфасын намус белән башкарган хезмәттәшебезне чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез.
Адәм баласының бәхете акчада, дәрәҗәдә генә түгел. Бәхет – Ходайдан бирелгән гомердә күңел күтәренкелеген саклап, якыннарыңа күңел тынычлыгы өләшеп, кешеләргә кирәкле һәм файдалы булып яшәү. Киләчәгең озын гомерле, шатлыклы һәм хәерле булсын! Бәхетле елларның, саваплы гамәлләрнең, бәрәкәтле малларның, яхшы хәбәрләрнең хуҗасы булып, алга баруыңны теләп калабыз.
Яратып, «Ватаным Татарстан» газетасы коллективы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез