Хәзер «Ватсап»* һәм «Телеграм» аша шалтыратып булмаячак. Роскомнадзор идарәсе шундый чикләү керткән. Игътибар иткәнсездер: соңгы арада алар аша шалтыратканда болай да юньле-башлы сөйләшеп булмый башлаган иде инде. Кирәкле кешеңә шалтыратуын шалтыратасың, әмма сөйләшү урта бер җирдә өзелә яки сүзләр өзек-өзек кенә ишетелә.
«Ватсап»ның барлы-юклы эшләвен барыннан да бигрәк авыл халкы авыр кичерде. Ник дигәндә, кәрәзле телефон тотмаган авыллар да байтак, шуңа күпләр балалары, оныклары белән мессенджер аша шалтыратып сөйләшә. Ул эшләмәгән көннәрдә тормыш тукталган кебек. Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Гүзәл Миңнегалиева шулай ди.
– Бу көннәрдә шундый кыен. Телефоннан шалтырату юк та юк инде бездә, инде хәзер «Ватсап»тан да шалтыратып булмый башлады. Балалар, туганнар, күршеләр, авыл халкы – барысы белән дә шуннан аралашып торырга күнегеп беткән идек бит инде, – ди ул.
Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Садыйкова да бу көннәрдә «Ватсап» аша кирәкле кешесенә шалтырата алмый тилмергән.
– Шалтыратып эләгә алган очракта да сөйләшеп булмый, йә мин теге кешене ишетмим, йә минем сөйләгән өзек-өзек ишетелә, диләр. Аптырагач, язышып кына аралаша башладык. Һәр пәнҗешәмбе саен районга дару алырга алырга барам. Андый көннәрдә элемтәсез калу бигрәк тә кыен. «Ватсап» бетә генә күрмәсен инде. Бөтен тормыш шунда. Җитмешне узган әби-бабайлар да шунда утыра, шуннан гына шалтырата бит хәзер, – ди фельдшер.
«Ватсап» һәм «Телеграм» аша шалтыратуларны ни өчен чикләгәннәр? Роскомнадзор бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты. «Халыктан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм хокук саклау органнары мәгълүматларыннан аңлашылганча, соңгы арада «Ватсап» һәм «Телеграм» мессенджерлары халыкны алдау, акча урлау, диверсия һәм террорчылык төркемнәренә җәлеп итү сервисларына әверелде», – диелә оешма хәбәрендә. Мессенджерларның хуҗаларыннан бу мәсьәләдә чара күрүне таләп иткәннәр. Берничә тапкыр. Әмма нәтиҗәсе булмаган.
«Ватсап» һәм «Телеграм»да шалтырату мөмкинлеге генә чикләнә, элеккечә үк язышып булачак.
Россия Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте буенча комитеты әгъзасы Антон Немкин сүзләренә караганда, әлеге мессенджерлардан шалтырату мөмкинлеге, иң беренче чиратта, телефон һәм интернет аша кылынган мошенниклык очракларын киметү өчен чикләнә.
– Әлеге мессенджерлар инде күпме еллардан бирле Россия законнарын үтәргә теләми. Алар законга каршы килгән, шул исәптән балалар порнографиясе, экстремизмга чакырган, җинаять кылырга этәргән материалларны юкка чыгармый, шәхси мәгълүмат саклау таләпләрен дә үтәми. Шушы чит ил платформалары аша аферистлар көн дә халыкка һөҗүм итә, – дигән депутат.
Рәсми саннардан күренгәнчә, ил халкының 27 процентының телефон аша эш иткән мошенниклар белән аралашканы бар. Илнең Цифрлаштыру министрлыгында кибермошенниклыкка каршы эзлекле эш алып барыла, дип белдерәләр. Әйтик, бүген Россиядә «Антифрод» системасы эшләп килә. Илдәге бөтен элемтә операторлары да шуңа тоташкан. Әлеге система мошенниклар тарафыннан шалтыратуларның берьюлы 90 процентын өзәргә ярдәм итә.
Соңгы арада мессенджерлар аша гына түгел, телефоннан шалтырату да баш бәласенә әверелеп бара. Мондый шартларда кирәкле кешең белән ничек элемтәгә чыгарга? Белгечләр моның өчен яңа MAX мессенджерыннан да яхшысы юк, ди. Июнь азагында илдә бер миллион кеше телефонына шуны урнаштырган инде. Сентябрьдә әлеге мессенджерны рәсми рәвештә тәкъдим итәргә җыеналар.
Сан
Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә «Телеграм» аша – 414 җинаять, «Ватсап» аша 313 җинаять кылынган. Чагыштыру өчен: «ВКонтакте» челтәрендә әлеге күрсәткеч 19 ны тәшкил итә.
*Россиядә тыелган һәм экстремистик буларак танылган Meta оешмасына карый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез