«Безнең ишегалды» республика программасы Татарстанга яңа сулыш өрәчәк. Матур, каралган ишегалды биредә яшәүче халыкның яхшы «визитка»сы булачагына өметләнә җитәкчеләр. Хәер, матурлыкны, уңайлыкны кайсыбыз яратмый инде? Тулысынча төзекләндерелгән беренче ишегалларын кайчан күрәчәкбез соң? Эш барышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә? Авыл халкы өчен программаның әһәмияте ни дәрәҗәдә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны без программаның кураторы Венера КАМАЛОВА белән аралашу вакытында таптык.

– Венера Айдаровна, беренче чиратта төзекләндерелергә дигән ишегалларын сайлап алганда, өстенлекләр нәрсәгә бирелде?
– Иң элек без республика территориясендәге барлык ишегалларын карап-өйрәнеп чыктык. 9 мең арасыннан 6 775 ишегалды сайлап алынды. Алар ул вакыттагы – өч, хәзерге бишьеллык программага керде. Быел төзекләндерелер өчен 1000 – 1100, проектлаштыру өчен 1851 ишегалды сайлап алынды. Ремонт эшләре ел ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш. Әлеге ишегалларын районнар үзләре билгеләде. Сайлап алганда, юлның асфальт түшәмәсенең торышына игътибар ителде. Шулай ук халыкның актив, ачык һәм төгәл тәкъдимнәре булу да зур роль уйнады. Моннан тыш, әйләнә-тирәсе бөтенләй буш булган, бик начар хәлдәге ишегаллары да беренче чиратка куелды. Шулай да әлеге критерийларның һәрвакыт индивидуаль булуын ассызыкларга кирәк. План-схеманы биредә яшәүче халык хуплаган ишегалларында эшләр тиз арада башланды. Тәкъдимнәр исә онлайн фикер алышу буенча җыелды. Әле хәзер дә «кайнар линия»нең тынып торганы юк. Без, теләкләрне туплап, районнарга юллыйбыз.

– Ишегалларында нинди эшләр башкарыла? Аларның кайсылары аеруча актуаль?
– Төзелеш эшләре ныклап торып майда башланды. Барысында да һичшиксез эшләнәчәк эшләр исемлеге бар. Болар – асфальт түшәмәсен, тротуарларны ремонтлау һәм яңаны салу, яктырту, эскәмияләр һәм урналар, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын оештыру. Халык телендә «кәҗә сукмагы» дип йөртелә торган сукмакларга да асфальт түшәләчәк. Болардан тыш, кечкенә архитектура формаларына (МАФ) зур игътибар бирелер дип планлаштырабыз. Халык территорияне яшелләндерү турында да күп сорый: зур куаклар утыртылмаячак. Ишегалларының каркасы әзер булгач, кешеләр үзләре дә ямьләндереп бетерер дип уйлыйбыз. Бу мәсьәләдә идарәче компанияләр дә ярдәмгә килер дип өметләнәбез.

– Халыкта машиналарны урнаштыру буенча да күп сораулар туа. Әлеге проект автомобильчеләрнең теләкләрен канәгатьләндерәчәкме?
– Казандагы һәм Лаеш районындагы берничә ишегалдына машиналар бөтенләй керми. Бик әйбәт үрнәк, әлбәттә. Ләкин бу – тулысынча шушында яшәүче кешеләрнең теләге һәм мондый мисаллар республикада берничә генә. Башка очракларда без парковка урыны оештырабыз. Автомобильчеләрнең теләкләрен искә алып, машина кую урыннарын ишегалдыннан алмыйбыз. Кагыйдә буларак, программа кысасындагы эш барышында мондый урыннар саны арта гына. Яшел зонага машина куярга ярамый. Куелган очракта да, ул документта күрсәтелми. Шуңа күрә парковкалар оешкан төстә булырга тиеш. Дөрес урында булганнарын саклап калырга тырышабыз. Яшел зонада озак еллар машина торган урыннарны «парковка кесәләре» итеп ясыйбыз. Без һәрвакыт баланс сакларга тырышабыз. Үзгәрешләр төрле категория: автомобильчеләр, өлкәннәр һәм балаларның теләкләрен мөмкин кадәр канәгатьләндерсен дип тырышабыз. Безнең бурыч – комплекслы хәл итү.

– Халыктан теләкләр һәм сораулар күп кабул итәсезме? Программа белән кызыксыну зурмы?
– Әлбәттә, без алар белән һәрдаим элемтәдә булырга тырышабыз. «Кайнар линия», социаль челтәрләр, сайт, «ватсап» төркеме аша көненә 200ләп теләк-тәкъдим кабул итәбез. Аларның барысын да карыйбыз, эшкәртәбез. Апрель-майда кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге план-схема буенча иде. Хәзерге этапта ишегалдында асфальт түшәү, яшелләндерүгә бәйле кисәтү-мөрәҗәгатьләр керә. Иң актив халык – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек эре шәһәрләрдә. Аларның һәрвакыт проект буенча үз фикерләре бар, чөнки үз ишегалларына шәхси милке итеп карыйлар. Алар өчен бу мөһим. Программа берәр ишегалдына кергәч, район администрациясе монда комплекслы эшләр башкарырга тырыша. Шул исәптән, агачларны кисү буенча да. Кайбер очракларда программа подъездларны капиталь төзекләндерү белән дә тиңләшә. Монда инде без эш нәтиҗәсе буларак яңартылган подъездларны күрәбез. Программа буенча эшләнә торган эшләрне без төгәлләнгән, комплекслы карар дип уйлыйбыз.

– Эш барышында нинди проблемалар белән очрашасыз?
– Еш кына фикер һәм теләкләр төрлелеге белән очрашырга туры килә. Кемгәдер машиналар кую урыны, кемгәдер балалар мәйданчыгы, кемгәдер яшел зона кирәк. Теге яки бу карарны кабул иткәндә, я күпчелекнең фикере, яки техник мөмкинлекләр искә алына. Моннан тыш, тәртипсез парковкалар, яшел зонаның булмавы, булган очракта да ул урынга машина кую кебек проблемаларны чишәргә туры килә. Машина кую урыннарын без ишегалдының үзендә түгел, ә мөмкинлек булса, территориядән читтәрәк ясарга тырышабыз. Бик яхшы мисаллар да бар. Кайбер ишегалларында кешеләр үзләренең подъезд яннарында кечкенә бакчалар булдыралар. Мондый күренеш аеруча Әлмәт, Теләче, Тәтеш, Чистай районнарына хас. Яшел зоналарны мөмкин кадәр сакларга тырышабыз. Парковка урыннарын оештыру, җәяүлеләр өчен уңайлыклар тудыру да төп принципларыбыз булып тора.

– Әлеге программа шәһәргә генә түгел, авылга да барып җитте. Шәһәрлеләрне матурлык, төзеклек белән, бәлки, артык гаҗәпләндереп тә булмыйдыр. Ә авыл халкы бу үзгәрешләрне ничек кабул итте? Район, бистәләрдәге ишегаллары өчен программаның әһәмияте зурмы?
– Кайбер районнарда күпкатлы йортлар тирәсендәге территорияләрдә хәтта асфальт түшәлмәгән була. Программа белән кергәч, юл барлыкка килә дигән сүз. Архитекторлар белән авылларга баргач, халык фикерен белгән идем. Алар шат һәм рәхмәтле, әлбәттә. Төп теләкләре – бакчаларны саклап калу. Без аларга тимибез. Районнарда законсыз гаражлар проблемасы да бар. Монда да уртак фикер эзләргә туры килә. Шунысын әйтергә кирәк: программада катнашу өчен авылда яшәүче халык саны мөһим түгел. 2014 елга кадәр төзелгән, асфальт түшәмәсе начар хәлдә булган күпкатлы йортлар барысы да шушы программага керә.

– Мәсәлән, халык төзекләндерү барышында үз акчаларына тагын нидер булдырырга тели, ди. Бу хупланамы? Һәм моның өчен аларга нәрсә эшләргә кирәк?
– Без мондый теләккә шат кына. Казанда андыйлар бар. Алар гадәттә машина кую урыннарына тамга (разметка) салырга, яшелләндерергә, өстәмә җиһазлар куярга тели. Тик мондый эшләр ишегалдының төп өлгесе әзер булгач кына эшләнә. Моны халык гомуми җыелыш җыеп хәл итәргә тиеш.

– Венера Айдаровна, журналистлар Түбән Камадагы тулысынча әзер булган ишегалдын күрергә өлгерде инде. Чираттагы яңартылган ишегаллары кайчан әзер булачак?
– Мондый матур ишегаллары Казанда да бер-бер артлы тапшырыла башлады. Ләкин хәзер беренче чиратта юл төзелешенә бәйле эшләр төгәлләнә. Аларның 80 проценты әзер. Җиһазлар куяр өчен күпмедер вакыт кирәк булачак. Күпләр хәзер балалар мәйданчыгыннан баш тарта, чөнки алар төнлә тәртипсез яшьләр җыелып утырудан курка. Мондый очракларда без ут куярга тәкъдим итәбез. Чөнки ут яктысында мондый яшьләргә җыелып утыру авырлашачак. Мәйданчыклар булырга тиеш. Үзенчәлекле егет һәм кызларга яраклашырга түгел, киресенчә, алар килмәслек итеп, әйләнә-тирәне яңартырга, үзгәртергә кирәк. Бу үзгәрешләр белән кешеләрнең тәртипләре дә үзгәрер дип өметләнәбез. Яңа программа гомуми территорияләрдә яңа культура булдырачак. Моңа, әлбәттә, тиз генә ирешмәбез, ләкин ул булачак.
«Безнең ишегалды» программасы халыкка һәм халык өчен эшләнә. Бик күп мөрәҗәгать кабул итәбез. Кешеләр, бәлки, һәрвакытта да канәгать тә калмыйдыр, чөнки объектив сәбәпләр аркасында, кайбер тәкъдимнәрне үти алмаска мөмкинбез. Тик программаны тормышка ашырганда, без комплекслы якын килергә тырышабыз. Чөнки болай эшләгәндә уңай үзгәрешләр һәр кешегә дә кагылачак. Эшләр тәмамлангач, Татарстан халкы никадәрле зур эш башкарылганын бәяләр дип уйлыйм. Көзгә инде шактый эшләр төгәлләнәчәк. Бу вакытта агач-куаклар утырту да мөмкин булачак. Матур, каралган ишегалды биредә яшәүче халыкның яхшы «визитка»сына әйләнәчәк. Пилот проектын эшләгәндә үк, район башлыклары биредәге фатирларның кыйммәтләнүе турында әйткән иде. Бер ишегалдының юл төзелеше эшләренә генә дә 6 – 8 миллионнан 27 млн сумга кадәр акча тотыла. Әле бу җиһазлар, ут, эскәмияләрне исәпкә алмыйча гына. Бу карарны кабул итеп, Президент бик дөрес эшләде. Чөнки әлеге программа һәр кешегә кагылачак.
Зөһрә Садыйкова
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез