Язмыштырмы, тәкъдирме, ул үзе дә аны хәзер ачык кына әйтә алмый, бу тәмугка, бу мәхшәргә җиде яшьлек кыз сугышның беренче көннәрендә үк эләгә. Кая килеп эләккәнен ныклап төшенеп тә җитмәгән бала, фашистлар аның күз алдында әтисен, аннары алты айлык энесе белән әнисен үтергәч, артларыннан ябылган тимер капканың инде беркайчан да ачылмаячагын аңлый.
Концлагерьның нәрсә икәнен китаплардан укып, кинолардан карап беләбез. Сугышның беренче көннәреннән үк шушы коточкыч хәлләрнең шаһиты булган кешеләр исә елдан-ел сирәгәя бара. Тормышына кара тамга булып салынган ул вакытларны 95 яшьлек Вера апа Бакаева энәсеннән җебенә кадәр хәтерли. Әйе, олы яшенә, күргән-кичергәннәренә карамастан ул әле күз тимәсен генә... Күкрәгеннән чыккан көр тавышына, инде бу вакыйгаларга гасырга якын вакыт узып китсә дә, җентекләп сөйләвенә караганда, дәүләтебезнең бик күп бүләкләренә ия булган әңгәмәдәшемә һич тә ул яшьне бирерлек түгел!
– Углич шәһәрендә яшәгән чагыбыз. 1941 ел... Мәктәпкә барасы елым, – дип сөйли башлый ул авыр истәлекләренә бирелеп. – Әни – балалар йортында пешекче, ә мин гел аның янында. Ә әти офицер иде минем. Сугыш башлангач, безне эвакуацияли башладылар. Пароход килеп туктады. Тиз генә утырышып, кузгалып та киттек. Бер шәһәргә килеп җиткәндә, безне бомбага тота башладылар. Аннан каяндыр немецлар килеп чыкты. Бер сафка тезеп куйдылар да: «Арагызда еврейлар юкмы?» – дип сорый башладылар. Аннары үтереш китте. Бик күп кешене суга ташладылар. Кечкенә генә балаларны да борттан ыргыттылар. Ахырдан баржа бата башлады. Мин йөзә белмим. Бер хатын коткарды. Күрәчәк диген. Ярга алып чыкты. Ә анда инде безне фашистлар көтеп тора. Шунда әнине күреп алдым. Энем белән әнине һәм тагын нәни балалы берничә хатынны кечкенә генә бер сарайга куып керттеләр дә ут төрттеләр... Ә безне – балаларны фашистлар якын җибәрмәде. Ни өчен шулай эшләгәннәрен соңыннан аңладык: ул ерткычларга без тәҗрибә үткәрү өчен кирәк булганбыз. Сарай яна башлагач, шунда йөгерә башлаган идем, артымнан килеп зур эт миңа ташланды да җиргә бәреп екты. Шул секундта аткан тавыш яңгырады. Миңа аттылар, ә эт мине коткарды булып чыга бит инде. Ул чагында шулай исән калдым.
Чәнечкеле тимерчыбык артында тотылган унбиш мең яшүсмер тоткыннан нибары ул ...һәм тагын сигез бала исән кала. Ул чагында немец табибларының безнең балалар өстендә еллар дәвамында куркыныч тәҗрибә үткәрүләре турында берәү дә белми.
... Аннары аларны башта җәяү, аннары машинага утыртып, каядыр алып китәләр. Күпләр, юлдагы миналарга эләгеп, үлеп кала. Бер авылга җиткәч, балаларны мәйданга җыялар. Каршыларына бәләкәй кызы һәм малае белән бер хатынны чыгаралар да ире турында сораштыра башлыйлар. Хатын дәшмәгәч, анасының күз алдында кызының ун бармагын чабып өзәләр. Шуннан соң да сорауга җавап бирмәгәч, улы белән икесен яндырып үтерәләр.
«Безгә бу дәһшәтне махсус күрсәттеләр, – ди Вера Георгиевна, – безне шул рәвешле тәрбияләмәкче булдылар. Ничек итеп ул кызның елый-елый бармакларын җыеп йөргәне әле дә күз алдымда». Икенче авылга җиткәч, балаларны тагын иртә таңнан җыеп алалар. Асып куелган ирләргә төртеп күрсәтәләр дә: «Арада сезнең әтиләр юкмы?» – дип сорыйлар. Вера Бакаева әтисен шундук танып ала, кычкыра-кычкыра әтисе янына йөгерә. Шулвакыт кызга автоматтан аталар, аягын яралыйлар. «Һәм, ниһаять, безне чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган бер корылмага китереп ташладылар. Мин әле ул чагында аның концлагерь икәнлеген белми дә идем», – ди әңгәмәдәшем.
– Бездән немец офицерлары өчен кан алалар иде, – дип дәвам итә
Вера Бакаева. – Кан алганда, күзләр атылып чыгар дәрәҗәгә җитә, тамак кибә. Ә инде 1943 елда тоткын балаларны әкренләп юкка чыгара башладылар. Минем аягым яралы иде, йөри алмадым. Үрмәләп йөри идем. Менә шул мине коткарып калды да инде. Бервакыт безне барактан куып чыгара башладылар. Мин шуыша-шуыша чыгып барам. Немецлар атарга тотынды. Миннән алда йөгереп чыгучылар бер-бер артлы өстемә килеп төштеләр. Тагын очраклы гына исән калдым. Аннары безнең солдатлар килде. Мине, аңымны югалткан хәлдә, госпитальгә салганнар. Терелгәч, шушы якларда урнашкан балалар йортының берсенә җибәрделәр.
1943 елның ахырлары. Казанның мех фабрикасыннан, эшчеләр эзләп, Вера яшәгән балалар йортына кешеләр килә. Кызга ул чагында унбер яшь тулган гына. Ә фабрикага ундүрт яшьтән алалар. «Минем эшлисем килә. Алыгыз мине», – дип елый бәләкәй Вера. Алалар һәм һич тә үкенмиләр. Аның икешәр-өчәр тәүлек ялсыз эшләгән чаклары була. «Башымны өстәлгә куеп черем итеп алам да тагын эшкә...» – ди ул шул чакларны күзаллый башлап. Ул сүз уңаеннан Бөек Җиңүне ничек каршылавы, аннары кияүгә чыгуы, өч бала табуы, ләкин аларның берсенең дә озак яшәмәве хакында сөйләп ала.
Ясаган уколларның нәтиҗәсе, еллар узгач, үзен әнә шулай сиздерә. Балалар инвалид тусын, озак яшәмәсен өчен ясалган була ул препаратлар. Вера Бакаеваның балалары сау-сәламәт туса да, өчесе дә 40 яшькә дә җитмичә, вафат була. Бүген өченче кызыннан туган улы – Вера Георгиевнаның карап торган оныгы гына исән.
Үлемне җиңеп, олы яшенә җиткән, нинди генә авырлыкларга да карамастан, ихтыяр көчен, тормышка мәхәббәтен югалтмаган сугыш ветеранының махсус хәрби операциядә катнашучыларга булдыра алганча ярдәм итүе – җылы оекбашлар бәйләп җибәрүе турында ишеткәч, янә бер тетрәнеп куйдым. Моны сугыш ачысын күргән кеше генә шулай эшли аладыр. «Кечкенә генә өлеш кертсәм дә, канәгать мин», – дип елмая ул үзен кирәкле тоеп.
Мәдинә АВЗАЛОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез