Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларның республика потенциалы белән соклануларын билгеләп үтте, дип яза Татар-информ.
«Алар, әлбәттә, бик зур тәэсирләр алды, бигрәк тә Татарстан Республикасына беренче тапкыр рәсми визит белән килүчеләр. Беренче чиратта алар безнең сәнәгатьнең зур потенциалына соклана, аларга урам техникасы күргәзмәсе ошый. Бер мәйданчыкта төрле машина төзелеше продуктлары тәкъдим ителүен көн саен күреп булмый», – дип сөйләде Миңнуллина.
Ул ассызыклаганча, күргәзмә Россия – АСЕАН саммитына килгән делегацияләрдә зур популярлык казанды. «Тыгыз программага бәйле рәвештә шәхсән килә алмаган дәүләт башлыклары бирегә үз министрларын һәм үз делегацияләрен җибәрә», - дип өстәде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез