Вячеслав Володин: «Татарстан-үзенчәлекле регион, монда дөрес карарлар кабул ителә»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе белән очрашты. Очрашу Россия парламентының түбән палатасында республика парламенты башлыгының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эш сәфәре белән, анда ул чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII Бөтендөнья Конгрессы эшендә катнаша.

Вячеслав Володин һәм Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтщин Дәүләт Думасы Рәисенә Татарстан Дәүләт Советының кайбер закон чыгару инициативаларын тапшырды.
Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинга 22-24 октябрьдә Казанда узган XVI БРИКС саммиты нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, саммитта 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты, форумда 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы булды. "Без мондый масштаблы чараларны уздырырга сәләтле булуыбызны тагын бер кат исбатладык", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володин белән әңгәмәдә һәм тагын бер тапкыр Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил җитәкчелегенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан-үзенчәлекле регион. Анда дөрес карарлар кабул ителә, - дип ассызыклады Вячеслав Володин, очрашуга йомгак ясап, - нәкъ менә шуңа күрә анда икътисад көчле һәм тормыш сыйфаты югары. Безнең өчен республиканың алга таба да үсүе бик мөһим, һәм моны эшләргә мөмкинлек бирә торган хокукый кырны формалаштыру мөһим».
Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук Россия парламентының түбән палатасында Татарстан депутатлары эшен югары бәяләде. "Уңышлы эшлибез, коллегиаль рәвештә карарлар кабул итәбез, - дип билгеләп үтте ул. – Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларны дисциплина, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек аерып тора, алар республика мәнфәгатьләрен генә түгел, ә тулаем илебез мәнфәгатьләрен дә яклыйлар».

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашуда республиканың Дәүләт Советы тарафыннан Россия парламентының түбән палатасына җибәрелгән закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасына 4 закон проекты кертелгән. Интернетта РФ субъектларының дәүләт символларына тап төшергән мәгълүматне чикләү турында Федераль закон проекты, аучылык кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны арттыру турында тәкъдим, җитештерү калдыкларына кагылган Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм административ хокук бозулар турында РФ Кодексына төзәтмәләр кертү турында закон проекты һәм чит илләрдә яшәп Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән мәгълүмат таратучы затларны административ җаваплылыкка тарту турында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре