Виноград үстерүче Ринат Галимҗанов: «Табышын да, рәхәтлеген дә бирә»

Олы Әтнәдә яшәүче Ринат Галимҗанов бакчасында 150 сорттан артыграк виноград үсә. «Эш башлаганда бу кадәрле уңыш булыр дип уйламаган идем», – дип елмая ул. Ишегалдындагы теплицасында – 35, бакчасында 40лап төрле виноград үсә аның. Калганнарын Күәм авылындагы участогына урнаштырган.

– Мин – белемем буенча агроном. Җир эшен бик яратам. 20 ел чамасы элек үзлегемнән виноград үстерү белән кызыксына башладым. Күпчелек кеше кебек үк ул вакытта мин дә изабелла сортын утырттым. Ләкин безнең җирлек өчен ул бик уңышлы түгел, чөнки 150 көндә генә өлгерә. Ә бу бик озак. Яңа төрле сортларны сынап карыйм дип, саннарын елдан-ел арттырдым. Иң уңышлыларын ачыклыйсым килә. Биш ел сынап карамыйча, төгәл нәтиҗәләрне әйтә алмасам да, кайберләрен аңлап өлгердем инде, – ди бакчачы.

Элек үстерә торган сортлары 150–180 көндә өлгерә торган булса, хәзер бакчачы 90–100 көн эчендә уңыш җыеп ала. Июль урталарында өлгерә торган виноградларны карау эше 15 апрельдә башлана икән.

– Теплицадагы виноградлар ел да 10 августта өлгерә башлый, урамдагылары – сентябрь башында. Быел иртәрәк җитешер төсле иде. Тик барыбер үз вакытына кадәр сузылды. Уңыш уртача – котырып уңды дип тә, начар булды дип тә әйтә алмыйм. Тик быел никтер бәрәңге дә, помидор да авыруларга тиз бирешә. Виноград та шулайрак, – ди Ринат Галимҗанов.

Безнең климат өчен «юпитер» дигән сорт яхшы икән. Ул бик әрсез, авыруларга бирешми, кышны да әйбәт чыга, тәмле дә. Тиз өлгерә торган «гурман» сорты да яхшы, тик аның уңышы аз. «Лора» – бик әйбәт, эре һәм уңышы күп. «Забава»ның тәме үзенчәлекле, тешләп алгач, шыкырдап тора. Балалар «342» сортын ярата, ваграк булса да, төшсез икән анысы.

– Үзебез ашарлык кына булыр, дигән идек. Уңыш арткач, сатмый хәл юк. Сораучылар бик күп, хәтта өлгертеп бетереп булмый. Тырышып эшләгәндә, виноград үстерү – төшемле эш. Табыштан бигрәк, күпме рәхәтлек алам. Шөгыльләнә башлаганда хатыным миңа да: «Җәфаланып йөрмә», – дигән иде. Хәзер үзен дә шушыннан алып чыгып булмый. Яздан ук карап үстерәбез бит. Чәчәк атулары да бик матур була, – дип елмая оста бакчачы.

Шунысы мөһим: бу җимешләрне үстергәндә бернинди дә ашлама сибелми. Бары органик матдаләр генә кулланыла. Үсемлек авырган очракта да агуланмый. Кыскасы, экологик яктан чиста җимеш алалар.

«Менә монысы – «молдова» – әле өлгереп җитмәгән, тик ашарга була инде. Балланган. Менә теге сортны да авыз итеп карагыз әле. Үзенә күрә аерым бер тәме бар. Ә «юпитер» өч төрле тәм бирә, иң күп сатыла торганы да шушысы». Бакчачы һәр сорт турында шулкадәр яратып, тәмләп, игътибар биреп сөйли ки, барысының да үсентеләрен алып, үзеңдә үстереп карау теләге туа.

– Шушы еллар эчендә төрледән-төрле сортларны үстереп карадым. Кайберләре белән авыз да пеште. Соңгы елларда алдалау очраклары артты, элек почта белән кайтарту ышанычлырак иде. Августта виноград үстерүчеләр өчен иң төп бурыч – үрентене өлгертү. Хәзерге вакытта һәр агач кышка керергә көч туплый. Виноград тамыры да, сабагы да ныгый, шикәр җыя. Сабаклары көрән төскә кереп, катыланса, виноград кыш чыгарга җитлеккән дигәнне аңлата. Кыш суык һәм җилле булганда, ныгымаган куакларның тамырына зыян килә. Бу мәсьәләдә ул нәзберек. Хәтта –5 градуста ук тамырына зыян килергә мөмкин. Ә менә «кишмиш» сортының сабаклары –25 градус суыкларга да чыдам, – ди Ринат Галимҗанов.

Бакчачылыктан тыш, Ринат Галимҗанов умартачылык белән дә шөгыльләнә. Быел оя саннарын да арттырган. Ишегаллары да шау чәчәктә утыра, һәр почмагы тәртиптә. Бакчаларында бер чүплек күрәм, димә. Без килгәндә, бакчада бәрәңге казып йөреше иде. Йорт, каралты-кура салу һәм ныгыту эшләрен дә бары тик үзе генә башкара икән. Әле бит болар өстенә аның төп эше дә бар. Ул газ тармагында хезмәт куя. Һәр журналистның мондый тырыш кешеләргә бирә торган соравын мин дә читләп узмадым: «Ничек өлгерәсез?»

– Эшне яратырга кирәк, – дип җавап бирде. – Җәен вакыт бик күп. Эштән кайткач, кичке сәгать 9–10 га кадәр бакчада һәм ике участоктагы умарталыкта инде мин. Ул да бик күп көч сорый. Хәзер менә бал аерта башладым. Төнгә кадәр тагын эшлисем бар. Иртән сәгать 5 тә йокыдан торам. Бу арада бөтенләй 2–3 сәгать кенә йокы эләгә. Эшнең җаен белсәң, бер авырлыгы да юк аның. Белмәгәне генә катлаулы тоела. Мин укыган елларда бер уку йортында да виноград үстерергә укытмыйлар иде. Умартачылык та – гомер буе өйрәнә торган һөнәр. Аннан соң даимилек кирәк. Теплицага яки участокка искә төшкәндә яки вакыт иркен булганда гына барсаң, андый хезмәтнең җимеше булмый.

  Виноград үсентесен алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

  1. Сортның исеме белән кызыксынырга.
  2. Тәмлелеген белешергә. Сатучы виноградны авыз иттерсә, тагын да яхшы.
  3. Уңдырышлылыгын, җиләкләренең авырлыгын сорарга кирәк.
  4. Иң мөһиме – үрентенең ничә көндә өлгерүен белешү. Ул көзгә өлгерми икән, үсентене алып торуның мәгънәсе юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта "Хезмәт җитештерүчәнлеге” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре