Суганны моннан берничә еллар элек грипп, ОРЗ лар көчәйгән чорда, микробларны үтерә дип, аерым савытларга турап куя идек.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да бик яратып кулландылар бу чараны. Файдасы булды дип беләм. Шулай ук канәфернең файдасы турында да укып, ишетеп беләбез. Аның составындагы эфир майлары, витаминнар, минераль матдәләр күп төрле авырулардан дәва бирә һәм күбесен булдырмый калуда ярдәм итә, диләр.
Бактерияләргә, ялкынсынуларга каршы тору үзлеге иммунитетны ныгыта, сулыш алуны яхшырта икән. Шуңа күрә халык медицинасында суган белән бергә кулланганда организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы арта, диләр.
Үзем дә сынап карарга булдым әле. Авырлыгы да юк, чыгымлы да түгел, сез дә эшләп карагыз әле. Суганны урталай кисәбез дә канәферләрне аңа батырабыз гына.
Илсинә Яруллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез