Виталий Савельев һәм Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының яңа терминалы проекты белән таныштылар

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев Габдулла Тукай ис."Казан" халыкара аэропортының яңа пассажирлар терминалы проекты белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Проектны тәкъдир итү барышында хәбәр ителгәнчә, яңа терминал елына 5 миллионнан артык пассажирны үткәрер дип көтелә. Ул Казанның һава капкаларының үткәрү сәләтен арттырырга, шулай ук республиканың икътисады һәм туризм потенциалы үсешенә өстәмә этәргеч бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Искәртәбез, узган ел Казан аэропортында БРИКС саммиты алдыннан пассажирлар перроны 2 тапкырга арттырылды.

2024 елда «Казан» халыкара аэропорты 5 млн 369 мең пассажирга хезмәт күрсәтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре