Әлегә кандидатлар тәкъдим итү дәвам итә. Ул 11 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Киләсе этап – теркәү. Аның өчен муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының 384 депутаты имзасын җыярга кирәк. Шуның кимендә 96сын – муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьдә узачак. Бу көнне Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, 18 нче Мәләкәс сайлау округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм 7,6 меңнән артыграк муниципаль депутатны сайлау булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез