VK Fest кунаклары кыстыбый, өчпочмак һәм дөнья халыклары ризыклары белән сыйланачак

 Быел Казанда беренче тапкыр  VK Fest уздырыла. Фестиваль уза торган мәйданда кунаклар мәшһүр татар милли ризыкларыннан — кыстыбый, өчпочмак, чәкчәк һәм башка тәм-томнардан авыз итә алачак.

Фудкортта шулай ук Корея, Мексика, Италия, Көнчыгыш кухнялары тәкъдим ителәчәк.

Быел VK Fest илнең биш шәһәрендә уза. Казанда әлеге чара беренче тапкыр уздырыла. Фестиваль инде Чиләбедә һәм Сириуста булды, ә Татарстан башкаласыннан соң ул Санкт-Петербургка һәм Мәскәүгә юл тотачак. Билетлар vkfest.ru сайтында сатыла.

Тулы программа белән монда танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре