Россия һәм Америка илләре президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуы турында килешүне раслады. Ул шушы көннәрдә булачак, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренә сылтама белән.
«Америка ягы тәкъдиме буенча, шушы көннәрдә югары дәрәҗәдә ике яклы очрашу, ягъни президентлар Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуларын уздыру турында килешү булган иде. Хәзер Америкадагы коллегалар белән бергә очрашуга әзерлек башлана», – дип сөйләде президент ярдәмчесе.
Киләсе атна ориентир буларак билгеләнгән, әмма әлегә әзерлек ничә көн алачагын әйтү кыен. Очрашуны уздыру урыны да килешенгән, аның турында соңрак игълан итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез