Россия һәм Төньяк Корея дәүләтләре Пхеньянда ике ил лидерлары катнашында узган сөйләшүләр йомгаклары буенча төрле яклы стратегик партнерлык турында килешү төзегән.
Документны Россия Президенты Владимир Путин һәм Корея Халык Демократик Республикасының дәүләт эшләре Рәисе Ким Чен Ын имзалаган, дип хәбәр итә ТАСС.
Бүгенге сөйләшүләр барышында Владимир Путин озак елларга Россия белән Төньяк Корея арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезен тәшкил итәрдәй яңа зур документның әзерләнүе турында сөйләп үткән. Шушы көннәрдә бу җәһәттән тиешле боерык чыгарылган.
Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков аңлатып үткәнчә, яңа документ 1961 елда төзелгән Дуслык һәм үзара ярдәм турында, 2000 елда төзелгән Дуслык һәм якын күршелек турында килешүләрне, 2000 һәм 2001 елларда төзелгән Мәскәү һәм Пхеньян декларацияләрен алыштырачак.
Дипломат аңлатып үткәнчә, килешү төзүнең зарурилыгы дөньядагы геосәяси хәлнең нык үзгәрүенә, шулай ук соңгы елларда ике яклы мөнәсәбәтләрнең күзгә күренеп яхшыруына бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез