Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды катнашучыларына котлау сүзләрен җиткерде

«Казан-экспо» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды утырышы бара. Катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен Россия Президенты Владимир Путин да җиткерде. Аның котлавын Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев укыды.

- Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы үзенең юбилеен әһәмиятле уңышлар белән каршы ала, - диелә котлауда.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, конгресс туган телне саклауга, татар халкының борынгы уникаль мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән зур, эчтәлекле эш алып бара.

- Бүген татар халкы вәкилләре Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр, Ватанны саклыйлар, хезмәт, фән, мәдәният, спорт, башка өлкәләрдәге казанышларны күрсәтәләр, — диелә ил башлыгы котлавында. - Әлеге конгресс Татарстан тормышында якты вакыйга булачак, Россия халыклары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга үз өлешен кертәчәк.

Искәртеп узыйк: 30 июль – 2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы VIII съезды уза. Биредә 35 чит ил һәм 77 төбәктән 1,5 мең делегат һәм шәрәфле кунак катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин Путин

Көн хәбәре