Кичә – 6 мартта Президент Владимир Путин Россия Герое Сергей Чебневның тол хатыны Ольга белән очрашкан. Президент аңа иренең “Алтын йолдыз” медален тапшырган. Хәрби үлгәннән соң Герой исеменә лаек булган, дип яза “Челнинские известия”.
Подполковник Сергей Чебнев махсус хәрби операциягә кадәр хәрби хезмәтен төгәлләгән булган. Фронтка үз ихтыяры белән киткән. Офицер, 9нчы мотоукчылар полкы батальоны командиры буларак, Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Харьков өлкәсендә хәрби бурычларын үтәгән. Батырлык ордены, “Батырлык өчен”, Суворов медальләре белән бүләкләнгән.
Сергей Чебнев Герой исеменә 2024 елның августында Курск өлкәсен саклаган өчен лаек булган. Подполковник 12 көн дәвамында, өч полкка җитәкчелек итеп, Украина кораллы көчләре бәреп кергән Суджа шәһәре тирәсендәге мөһим плацдармны – Малая Локня авылын дошманнан саклаган.
Сергей Чебнев 18 августта дошманның десантына тылда урнашу мөмкинлеге бирмәс өчен контрһөҗүмгә шәхсән үзе җитәкчелек иткән. Атышлар барышында хәрбиләр төркеме миномет утына һәм дрон һөҗүменә эләгеп, подполковник һәлак булган.
Сергей Владимирович Чебневның оста гамәлләре һәм солдатларның батырлыгы Украина хәрбиләренең Курск атом электр станциясенә һөҗүмен булдырмыйча калып, Россия Кораллы көчләренә резерв китерү мөмкинлеге биргән.
Геройның хатыны Ольга өч бала үстерә. Сергей Чебнев Чаллы мәктәбендә укыган. Әнисе дә Чаллыда яши.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез