Владимир Путин чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Президент Владимир Путин Чик сакчысы көне уңаеннан видео аша мөрәҗәгать итеп, Россия Федераль иминлек хезмәте Чик буе хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаган. Видеомөрәҗәгать Кремль сайтына урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә гомерен дәүләт чикләрен саклауга багышланган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткергән.
Владимир Путин чик буе хезмәткәрләренең ил иминлеген саклауга керткән өлешен югары бәяләп, махсус хәрби операция кысасындагы гамәлләренә аерым тукталып үткән:
“Махсус хәрби операция барышында Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе органнары подразделениеләре катлаулы, җаваплы бурычларны хәл кылуда күп тапкырлар каһарманлык үрнәкләре күрсәтте, хәзер дә фидакарьләрчә хезмәт итәләр”, – дигән ул.
Президент, Бөек Ватан сугышы чорын искә алып, нәкъ менә чик сакчыларының беренчеләрдән булып 1941 елның июнендә дошман белән күзгә-күз очрашуын икә төшергән.
“1941 елның июнендә чик буе заставаларында беренчеләрдән булып дошман белән күзгә-күз очрашучыларны беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның үлемсез каһарманлыгы бөтен халык көрәшенең, чын мәгънәсендә Ватан сугышының бер символына, Бөек Җиңүнең “карлыгачына” әйләнде”, – дип билгеләп үткән Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре