Владимир Путин ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыруны билгели торган законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Хәзер хәрби хезмәткә чакыру чаралары армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләргә карата 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр узачак. Шул ук вакытта, хезмәт итү урынына озату элеккечә үк (1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр) дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, хәрби исәптә торган һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре