Владимир Путин интервьюдан соң Карсон белән нәрсәләр турында сөйләшкәнлеген әйткән

Президент Владимир Путин Такер Карлсонга биргән интервьюсының рәсми өлешеннән соң Америка журналистына Россияне иблисләштерү турында сөйләгән. Ул журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә шул хакта әйтеп үткән. Әңгәмә Кремль сайтына урнаштырылган.

Президент, соңыннан нәрсәләр турында сөйләштегез, дигән сорауга, интервьюда күтәрелгән темаларны тагын бер кат карап чыктык, дип җавап биргән. “Башка мөһим темалар да бар иде. Ләкин журналист аларны күтәрмәгәч, мин дәшмәдем. Әйтик, Россия империясе вакытында яһүдәрне кысуга, этникара хәлләргә бәйле рәвештә Россияне иблисләштерү темасын рәсми өлештә дә күтәрү кирәк булгандыр”, – дип билгеләп үткән Путин.

Аның әйтүенчә, камералар сүндерелгәч, Президент кунак белән АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенның чыгышына (ул бабасының әтисенең яһүдләрне кысуга чыдый алмыйча Россиядән качканлыгы турында берничә тапкыр белдергән) кагылып үткән. “Бу тема дөньяның төрле илләрендә, Европада да, Кушма Штатларда да даими кузгатылып тора. Кабатлап әйтәм: Россияне иблис итеп күрсәтү, биредә нинди вәхшиләр, кабахәтләр һәм башкисәрләр яшәвен күрсәтү өчен”, – дип басым ясап әйткән Президент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре