Владимир Путин «Йөрәкләрне берләштереп» фестивалендә Татарстаннан яшь парны котлады

Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» икенче Бөтенроссия туй фестивале катнашучылары һәм кунакларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Быел фестиваль кысаларында 200дән артык пар өйләнешә. Шул исәптән Татарстаннан яшь парлар да бар.

Алмаз Ситдыйков һәм Алия Гафиятуллина үзләре өчен гаилә традицияләре мөһим булуын билгеләп үтте. Алмаз – күп балалы гаиләдә үскән авыл егете, тракторчы. Шәһәрдә үскән Алия булачак гаилә тормышын әзер булып кабул иткән.

Артем Кандалин һәм Мария Рачкова очраклы рәвештә самолетта танышкан һәм шуннан бирле аерылышмаган. Артем пенсиягә чыккач Мария янына Казанга күченгән. Пар уртак тормышка һәм булачак сәяхәтләргә планнар кора.

Фестиваль күркәм җылы вакыйгага әйләнде, тиз арада популярлашты һәм үз традицияләрен булдырды, дип билгеләде дәүләт башлыгы сәламләү сүзендә. Ул яңа өйләнешкән парларга үзара аңлашып яшәүләрен, ата-бабалардан килгән гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итүләрен, саклауларын, өлкәннәрне ихтирам итүләрен, балалар турында кайгыртуларын һәм ана булуның изгелеген тоюларын теләде.

Фестиваль 8 – 10 июльдә Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уза. Программада лекция, күргәзмә, концертлар һәм мастер-класслар көтелә. Муромнан – Петр һәм Феврония туган җирдән китерелгән «Россия йөрәге» бөтенроссия гаилә учагы утын тапшыру бәйрәмнең төп мизгеле булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре