Газетага язылу

Владимир Путин ипотека ставкасын балалар саныннан чыгып билгеләү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә ипотека ставкасын балалар санына бәйле рәвештә билгеләү проектын әзерләргә кушкан.

Кремль сайтында шул хакта хәбәр ителгән. “Балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программаларын камилләштерү тәкъдимнәрен тапшырырга. Шул исәптән ташламалы ипотека программасы буенча ставкаларны гаиләдәге балалар санына бәйле рәвештә билгеләү буенча”, – диелгән поручениеләр исемлегендә.

Моннан тыш дәүләт башлыгы дүртенче бала туган очракта ипотеканы 450 мең сумга кадәр тулысынча яки өлешчә каплау мөмкинлеген карарга кушкан. Шулай ук Хөкүмәткә 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, гаиләләрне бер дәүләт программасыннан икенчесенә күчерүне тәэмин итү йөкләнгән.

Моннан тыш Президентка үз торагына ия булмаган балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Моның өчен куышсыз гаиләләргә ташламалы торак арендасы үстерелергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре